erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада «Җиңү диктанты»н 400дән артык кеше язды

Бүген Россиянең барлык өлкәләрендә «Җиңү Диктанты» акциясе старт алды

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узды, анда 24 илдән 150 меңнән артык катнашучы булды. Шуннан бирле проектка кушылырга теләүчеләр саны арта бара. 2025 елда диктант бөтен Россия буенча 35 мең мәйданчыкта һәм 90нан артык чит илдә уза.

Быел Арча районында әлеге акциягә ачык мәйданчыкларда кушылучылар саны – 400дән артык. Күпчелек катнашучы Арчаның 5 гимназиясендә иде. Биш класс кабинетта  мәктәп укучылары, район укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм теләгән һәркем әзерләнгән биремнәрне башкарды. 

Шартлар буенча 25 биремне эшләргә 45 минут вакыт бирелде. Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциягә багышланган биремнәр нигездә тест формасында иде. Үз фикереңне белдерергә кирәкле сораулар да булды. 

Катнашучылар арасында иң өлкәне 84 яшьлек ветеран укытучы Рая Фәтхуллина иде. Быел аның «Җиңү диктанты»на беренче тапкыр килүе.

«Чакырдылар да, бик теләп ризалаштым. Дөресен генә әйткәндә, биремнәр үтисе бардыр дип белмәдем. Тик бик рәхәтләнеп катнаштым. Сорауларның төрлесе бар. Бик җиңел дип әйтмәс идем, сугыш темасы. Әмма эшләргә була,» – диде ул.

Районда шулай ук тарихи акциягә онлайн форматта кушылучылар да булды. Мәсәлән, район мәдәният йорты хезмәткәрләре шундыйлар рәтендә. «Җиңү диктанты» - Бөек Ватаны сугышы турындагы белемнәребезне тикшерү генә түгел. Аның эчендә тирән мәгънә ята. Сугыш елларында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларын хәтердә яңарту, шушы дәһшәтле чорны кичкән кешеләрне, яу кырында һәлак булган батырларны искә алу һәм хөрмәт дигән сүз ул!» – диде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев