Арчада космонавтика геройлары белән очрашу узды
Казанда узучы Гагарин ункөнлеге кысаларында, 15 апрель көнне космонавтика өлкәсендә хезмәт куючы күренекле белгечләр Арча районында булды.
Россия Герое, космонавт Александр Калери, “Энергия” ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил Мортазин һәм космонавт-инструктор Юрий Усачев укучылар һәм студентлар белән очрашты.
Кунаклар Арча Укучылар сараенда узучы дәресләрдә катнашты, шулай ук шәһәрнең 1 һәм 6 нчы мәктәп укучылары, педагогика көллияте студентлары белән җанлы аралашу үткәрде. Очрашу барышында яшьләр космос, фән һәм технологияләр темасына күпсанлы сораулар бирде, ә белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Рафаил Мортазин үз чыгышында балачак хатирәләренә тукталды:
— Гагарин беренче тапкыр космоска очканда без әле 5-6 яшьлек малайлар идек. Ул вакытта һәр баланың хыялы космонавт булу иде, — диде ул.
Белгеч космос өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр, перспектив юнәлешләр турында сөйләде һәм яшьләрне фән белән кызыксынырга, заманча технологияләрне үзләштерергә чакырды. Шулай ук ул педагогика көллияте студентларына мөрәҗәгать итеп, укытучы һөнәренең әһәмиятен ассызыклады.
Россия Герое Александр Калери исә, биш тапкыр космоска очып, гомуми 769 тәүлек орбитада булуын искә алып, һәр очышның үзенчәлекле дулкынлану тудыруын билгеләп үтте. Ул яшь буынны тормышның кадерен белергә һәм даими үсешкә омтылырга өндәде.
Очрашудан соң кунаклар Яңа Кенәр авылына юл тотты. Биредәге “Җиһангирлар паркы”нда урнашкан обелискка чәчәкләр салдылар. Чара ахырында, яңа башлангычлар һәм йолдызларга омтылу символы буларак, паркка агач утыртылды.
Юрий Усачев соклану сүзләрен җиткерде.
- Биредә минем беренче тапкыр булуым. Паркны күреп гаҗәпләндем һәм горурлык хисләре кичердем. Тарих әнә шулай языла да инде ул. Сез шушы адымнарыгыз белән үткәнне саклыйсыз. Күпмедер еллар узгач, шушы парктан кемдә булса космоска очсын дип телим, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев