Бүгенге финиш киләчәктәге яңа җиңүләргә башлангыч булсын! Барлык катнашучыларга сәламәтлек, нык ихтыяр көче һәм яңа спорт уңышлары телибез
Бүген Арча районының үзәк стадионында Бөтенроссия йөгерү көне — «Милләтләр кроссы» узды. Спорт бәйрәмендә 450 кеше катнашты.
Йөгерү ярышына төрле яшьтәге спорт сөючеләр чыкты. Алар арасында иң яшь катнашучылар белән беррәттән, үз үрнәкләре белән яшь буынны спортка рухландыручы тәҗрибәле ветераннар да бар иде.
«Милләтләр кроссы» катнашучыларга көч-куәт, күтәренке кәеф һәм җиңү рухы бүләк итте.
Арча муниципаль район төркеменнән алынды
Нет комментариев