erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада «Мөмкинлекләр фестивале» узды

Биредә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүче райондашларыбыз җыелды

22 апрельдә Арча педагогика көллиятендә икенче ел рәттән “Мөмкинлекләр фестивале” узды. 

Фестивальне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының хокукый җайга салу бүлеге башлыгы Айрат Мәгъсүмов, Татарстан Республикасында  “Абилимпикс” хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова, Арча районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова катнашты.

«Рух көче, талантлар һәм мөмкинлекләр бәйрәмендә сезне сәламлим. Сез сәламәтлектәге чикләүләр мөмкинлекләр өчен киртә булып тормавын исбатлыйсыз. Биредә сез һәм сезнең остазларыгыз тәҗрибәгез, җиңүләрегез белән уртаклашасыз. Һәркайсыгызга уңышлар телим. Бүгенге бәйрәм күңелегездә матур истәлек булып калсын,» – диде Алсу Мөхәмәтова

Яңа Чүриле интернатында яшәүчеләр, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары, “Өмет чаткысы” реабилитация үзәге һәм “Мәрхәмәтлек үзәге”нә йөрүчеләр төрле яклап сәләтләрен күрсәтте.  

«Быел “Мөмкинлекләр фестивале” республикабызның 10 урынында уза. Ул – республика районнары һәм Казан шәһәре. Фестиваль масштаб ягыннан үсә һәм киңәя. Узган ел катнашучылар саны 400 тирәсе булса, быел ул 650гә җитте. Димәк, бу чара кирәкле. Һәр кеше үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле. Бүген сез үзегезнең талантларыгызны күрсәтәсез,» – Татарстан Республикасында  “Абилимпикс” хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова.

“Трикотаж җептән бәйләү (ыргак белән бәйләү)”, “Курчак ясау остасы”, “Мозаикачы”, “Сабын ясау”, “Пластилин белән рәсем ясау”, “Төймә белән рәсем ясау”, “Нәфис сүз”, “Җыр сәнгате (вокал)” – фестиваль кысаларындагы юнәлешләр. Катнашучылар, сигез төркемгә берләшеп, шул юнәлешләрдә эшләделәр. Барысы 46 катнашучы бар иде. Һәркайсы үз юнәлешендә тырышлык, сабырлык, үҗәтлек белән бирелгән биремнәрне башкарып чыкты. 

 

 

Катнашучылар янында аларның остазлары һәм волонтерлар, Арча педагогика көллияте студентлары булды.  

Чара кысаларында “Абилимпикс” хәрәкәтендә катнашучыларның сәнгать-гамәли эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Чара йомгаклары буенча катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев