erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Өлкәннәр ункөнлеге яшьлек җырлары белән башланып китте

2 октябрьдә Арча район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы узды.

Килгән кунакларны Мәдәният йортының ишек төбеннән үк тальян моңы каршы алды. Икенче катта кул эшләреннән күргәзмә, милли киемнәрдән тораган дефиле һәм йога белән шөгыльләнүче өлкән райондашларыбызның чыгышлары тәкъдим ителде.

Мәмсәдә гомер итүче районыбызның актив ханымнарының берсе Тәнзилә Вәлиева әнисе, кызы һәм оныгы белән гаиләдә татар гореф-гадәтләренең һәм дини тәрбиянең буыннар чылбыры аша баруын күрсәттеләр. Ике ел дәвамында йога белән шөгыльләнүче 60 яшьтән өлкән райондашлар өйрәнгән күнегүләре белән чыгыш ясап, күпләрне шаккатырды. Шпагатка утыру, кадакта басып торулар, кул-аяклар өчен махсус күнегүләр – әлеге ханымнарның даими шөгыльләре. “Йогага йөри башлаганнан бирле бөтен авыртулар онытылды, суык тиеп авырган вакытта да бик җиңел үткәреп җибәрәбез”, – диде алар.

Чараның тантаналы өлеше сәхнәдә дәвам итте. Район башлыгы Илшат Нуриев Өлкәннәр ункөнлеген матур теләкләр белән ачып җибәрде. “Булганыгыз өчен, бирегә килгәнегез өчен рәхмәт”, – дип башлады ул чыгышын. – “Сез безнең өчен булдырган нигездә без бүген эшчәнлекне алып барабыз. Сезнең төпле хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүген районыбыз алга бара. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә районыбыз алдынгы урыннарның берсен алып тора. Мәгариф өлкәсендә бик җитди алымнар белән эшлибез. Узган ел иң спорт сөючән район булдык. Һәрвакыт яңа төзелешләр һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Республикада эшләп килгән 50дән артык программаның 39ында катнашабыз. Болар барысы да сезнең хезмәтләрегезнең нәтиҗәсе. Без – аларны дәвам итүчеләр. Сезнең һәрберегезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Нык сәламәтлек һәм озын гомер телим”, – дип сәламләде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ветераннар арасында республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаучы Наилә Насыйбуллина, Сергей Понамарев, Евгений Ефремов, Ирина Самошилова, Сания Кәбирова, Фәридә Йосыпова, Сәгыйдә Гаязова Диплом белән бүләкләнделәр. 

Район ветераннар һәм инвалидлар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина да чарага килүче һәркемне бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Лаеклы ялда булып та, район тормышында һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур өлешләрен кертүче өлкәннәребезгә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар – Руфия Баһаветдинова, Тәнзилә Вәлиева, Әминә Гаффарова, Гүзәлия Гыйниятуллина, Роза Кәлимуллина, Юрий Козлов, Фрадия Шәймуллина, Мансур Шиһапов

Тантаналы чара “Безнең яшьлек җырлары” дип исемләнгән ретро-концерт белән дәвам итте. Яшьлек җырлары аша җиткерелгән татар моңы театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Үзешчән сәнгать осталары, районыбызның “Хәзинә” фольклор ансамбле тамашачыларга матур бәйрәм бүләк итте. Залда кушылып җырлаучылар да, хатирәләргә күмелеп күз яшьләре аша караучылар да бар иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев