Арчада Пионерия көне: Ленин һәйкәле каршында чәчәкләр, барабан тавышы, осталык дәресләре, учак һәм кайнар ботка
Бүген, Пионерия көне уңаеннан, Арчада истәлекле чаралар узды
Пионерлар көне 19 майда Спартак исемендәге "Яшь пионерлар" коммунистик балалар төркемнәре оешкан көнне билгеләп үтелә. Бәйрәмне пионер хәрәкәтенең традицияләрен һәм эш алымнарын дәвам итүче пионер оешмалары оештыра. СССРда пионерия көне совет укучыларының төп бәйрәмнәренең берсе булган.
Әлеге тарихи көнне Арча районында ел да билгеләп узалар. Быел да матур чараларга бай булды бу көн. Районыбыз мәктәбе укучылары, мәктәпләрдә хезмәт куючы педагог-оештыручылар, Укучылар сарае хезмәткәрләре, ветеран пионерлар Арча үзәгендә урнашкан В.И. Ленин һәйкәле янына җыелды. Һәйкәл каршына чәчәкләр салынды. Мәйданга Россия, Татарстан һәм Пионерия флаглары кертелеп, илебез гимннары яңгырады.
Озак еллар пионервожатый булып эшләүче райондашыбыз Валентина Гаранина бирегә килүчеләрне чын пионерлача кулын маңгаена куеп сәламләде. 74 ел пионер исемен йөртүче өлкән райондашыбыз Рая апа Ахуновага аерым игътибарын биреп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тарихи фактларга, пионер елларындагы истәлекләргә дә тукталды ул.
«Ул елларда без бик кызыклы, чараларга бай тормыш белән яшәдек. Ленин әйткән «Укырга, укырга, укырга!» дигән сүзләрне бервакытта да онытмадык. Сезгә, укучыларны да, беренче чиратта уку турында онытмаска чакырам. Белемле, талантлы кешеләр булыгыз. Безнең традицияләрнең дәвачылары булуыгызны телим», – диде Валентина Гаранина һәм балалар өчен кызыклы чаралар оештыручы Арча укучылар сарае белән соклануын җиткерде.
Алга таба барлык катнашучылар җәяүләп үзәк стадионга юнәлде. Биредә бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше узды. 106 укучы биш төркемгә бүленеп, төрле юнәлешләр буенча осталык дәресләрендә катнашты. Алар Пионериягә кагылышлы атрибутика белән танышты, үзләре теләгән рәсемне төшереп, значок ясады, гитарага җырлар башкарды, учак ягу төрләрен өйрәнеп, күнекмәләр булдырды һәм компос белән эшләргә өйрәнде.
Төшке аш вакытында катнашучылар кайна ботка, җылы җәй белән сыйланды.
Чара ахырында укучылар «Алдынгылар хәрәкәте» флешмобына кушылып биеделәр. Бәйрәм учагы яндырып, пионерлар җырын күмәк башкару чараның кульминацион өлеше булды. Учакны озак еллар бу юнәлештә эшләүче педагог-оештыручы Ашытбаштан Рузалия Рахматуллина һәм "Алдынгылар хәрәкәте" активисты Ралинә Зәйнуллина кабызды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев