erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада районкүләм әти-әниләр җыелышы узды

Ел да уку елы ахырында уздырылучы гомуми җыелышта мәктәп әти-әниләр комитетларында торучылар катнашты

29 май көнне Арчаның Г.Курсави исемендәге лицеенда районыбыз мәктәп директорлары, директор урынбасарлары һәм әти-әниләр комитеты вәкилләре катнашында «Җәйге чорда укучыларның мәшгульлеген һәм иминлеген оештыру» темасына багышланган җыелыш узды. 

Җыелышны Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров алып барды.

«Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләрендә - 6043, балалар бакчаларында 3 меңгә якын бала бар. Аларның тәрбиясе, иминлеге, сәламәтлеге һәм җәйге ялы без, укытучылардан һәм әти-әниләрдән тора», – диде ул. 

Алга таба төрле юнәлештә балалар белән эшләүче районыбыз белгечләренең чыгышлары тыңланды. 

Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Эльвира Вафина бүгенге көндә укучы балалар арасында аеруча актуаль булган проблемаларга тукталды.

«Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек бүгенге көндә республика буенча  48,8 процентка арткан. Бу саннар безнең районга да кагыла. Узган ел ике җинаять кылынган булса, быел ул сан унга җитте. Болар әле без белгәннәре генә. Чынлыкта исә вәзгыять күпкә кызганычрак һәм уйланырга урын бар», – диде ул. 

Балаларның өйдә бер төрле, кеше арасына чыккач бөтенләй башкача булуларын ассызыклап, алар белән һәрдаим сөйләшүләр алып барырга чакырды Эльвира Вафина. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ инспекторы Илфат Әсхәдуллин 2024-2025 нче елга балалар зыян күргән һәм балалар катнашында булган юл-транспорт фаҗигалары турында сөйләде. Машиналарда 7 яшькә кадәрге балалар өчен булырга тиешле махсус утыргычларның булмавы районда еш күзәтелүен ассызыклады.

«Шулай ук иң зур проблемаларның берсе – мотоцикл, питбайк һәм квадрацикллар. Алар белән махсус әйләндереп алынган урында һәм олылар күзәтүе астында гына йөрергә ярый. Урам буйлап балигъ булмаган бала аларда йөрергә тиеш түгел. Велосипедларда да 14 яше тулмаган бала әти-әни күзәтүеннән башка җәмгыять урыннарында йөри алмый», – диде ул.  

Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәис Каюмов республика буенча киң җәелеш алган мошенниклык һәм районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең үсеш алуы турында сөйләде. Иң соңгы җинаятьләрнең берсен, ике укучы баланың кибеттән 2000 сумга якын әйберләр урлавын мисалга китерде. Шулай ук алкогольле эчемлекләр кулланган килеш студент егетнең машиналар урлау очрагын да әйтеп үтте. 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев