erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада тәрбия эшенә игътибар: «Алдынгылар хәрәкәте» буенча фикер алышу

Арчада тәрбия эше, балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен үстерү һәм Арча шәһәрендәге балалар иҗтимагый оешмалары белән үзара хезмәттәшлек буенча район башлыгы каршында Совет үткәрелде

Чарада «Алдынгылар хәрәкәте» үсеше һәм әлеге юнәлештә районда эшләнгән эшләр турында сөйләшенде.

Утырышны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Лия Ильина катнашты. 

Мәктәпләрдә 2024-2025 елларда «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге турында бүлек Советы рәисе Адилә Фәттиева чыгыш ясады. Арча 6нчы мәктәбенең 10нчы балалар бакчасы белән эш алып бару проекты белән мәктәп директоры Филсинә Закирова таныштырды. Авыл мәктәпләрендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең уңышлары турында Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова һәм Курса Разъезды мәктәбе директоры Лилия Борһанова чыгышлары таңланды.

Совет кысаларында тыңланган докладлары ирешелгән уңышларны һәм алга таба үсеш перспективаларын күрсәтте. Тәрбия эшендә беренчеләрдән булып хәрәкәт итү позицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән яңа өстенлекле максатлар билгеләнде.

 «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан уздырылган бәйгеләрдә актив катнашучы, бу юнәлешне районда үстерүче укытучыларга һәм укучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев