Арчада җылыту сезонына әзерлек төгәлләнде
Инженер системаларын яңарту, җылылык челтәрләрен тикшерү һәм аварияләргә каршы чаралар комплексы башкарылды
“Тепло-Сервис” ширкәте алдагы кышкы чорны каршыларга әзерлек эшләрен йомгаклады. Предприятиедә җылылык челтәрләре, котельныйлар һәм инженер коммуникацияләре тулысынча тикшерелде, кирәкле төзекләндерү үткәрелде. Әлеге чаралар торак йортлар һәм социаль объектларның тотрыклы җылытуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Кышкы чорда өзлексез һәм ышанычлы җылыту – шәһәр инфраструктурасының иң мөһим өлеше. Шуны күздә тотып, “Тепло-Сервис” ширкәте ел саен җәй айларында зур күләмле профилактик һәм төзекләндерү эшләре алып бара. Быел да ширкәт җылыту сезонына аларны вакытында һәм тулы күләмдә башкарды.
“Тепло-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев белән сөйләшүебез дә шул хакта барды.
– Тәлгать Җәүдәтович, кышка әзерлек эшләре бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә тора?
– Быел да планлаштырылган эшләр бар да башкарылып бетте. Барлык төп объектлар – котельныйлар, җылылык пунктлары, скважиналар – тикшерелде, сынаулар уздырылды. Аттестация үткән тәҗрибәле операторлар эшли. Кышны яхшы гына чыгарбыз, дип уйлыйм.
– Җылылык системаларында быел нинди яңарту һәм төзекләндерү эшләре башкарылды?
– Һәр елдагыча, беренче чиратта, җылылык челтәрләрен яңартып чыктык. Бишенче гимназиягә җылылык бирүче котельныйда газ казаннары, төтен торбасы алышынды.
– Сезнең карамакта барлыгы ничә котельный?
– Бүгенге көндә безнең карамакта унбер котельный бар. Аларның җылылык сезонына әзерлеген алдан ук карап чыктык. Әзерлек акты үз вакытында алынды. Район башкарма комитеты карары чыгу белән, 15 сентябрьдә ягулык сезоны тоткарлыксыз башланды. Әлеге котельныйлар хезмәт күрсәткән социаль һәм бюджет оешмалары тулысынча җылытылды.
– Мәктәпләр һәм балалар бакчалары да сезнең карамактамы?
– Бишенче гимназия, Г.Курсави исемендәге лицей, алтынчы мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль учреждениеләр, бюджет оешмалары – барысын да шушы унбер котельный җылылык белән тәэмин итә.
– Ә күпкатлы йортлар?
– Безнең Арчада күпкатлы йортлардагы фатирлар хуҗалары газны автоном рәвештә үзләре яндыра. Барысы да. Бу быел гына түгел, күптәннән шулай инде.
– Су һәм канализация системаларының хәле нинди?
– Быел җәй, игътибар иткәнсездер, “Торак-коммуналь хуҗалыгы системаларын модернизацияләү” республика программасы кысаларында шәһәрдә зур эш башкарылды. Барлыгы 5,5 километр арада торбалар алышынды. Шәһәрнең Пионер, Завод, Гагарин, Галактионов, Интернационал, Арча станциясендәге Күпер, Вокзал, Татарстан, Татарстан тыкрыгы урамнарында яңа су челтәрләре сузылды. 1960-1970 елларда салынган асбест-цемент, тимер торбалар яңалар белән алышынды.
Моннан тыш үзебезнең көч белән Арча станциясендәге Күпер урамында канализация-насос станциясе, шулай ук 45 канализация коесы төзекләндерелде.
– Бу бик әйбәт эш булды. Карап, күзәтеп, сөенеп йөрдек. Киләсе елга да ул дәвам итәчәкме?
– Киләсе елга планнар бар. Айван, Төбәк-Чокырча, Яңа Кенәр авылларында су челтәрләрен алыштыруны күздә тотабыз.
– Салкыннар башлангач аварияләрне булдырмау өчен нинди эшләр башкарасыз?
– Үзебезнең матди-техник база, тәҗрибәле, ышанычлы белгечләр бар. Запаска торбалар, насослар, электр двигательләре һәм башка кирәк булган әйберләр тупланып куелды. Техника – барысы да үзебезнеке. Өч экскаватор, өч су суырту машинасы, “Бар” җайланмасы хезмәт күрсәтә. Техниканы саклау өчен җылы гараж бар. Аварияләр килеп чыккан очракта, аларны тиз арада бетерүне күздә тотып, махсус техника һәм җиһазлар да тикшерелде, кирәк булганнары яңартылды.
– Халык еш мөрәҗәгать итәме? Иң типик проблемалар нинди?
– Җылылык буенча мөрәҗәгатьләр булганы юк. Вак проблемалар килеп чыккан очракта, белгечләр шунда ук беренче ярдәм күрсәтәчәк. Авария хезмәте тәүлек буе эшли, элемтә урнаштырылган. Көннең теләсә кайсы вакытында чыгып китү мөмкинлеге бар.
– Кышка әзерлек финанс яктан ничек тәэмин ителде?
– Финанс хәлебез тотрык-лы. Бу яктан авырлыклар булмады.
– Киләсе елга нинди планнар бар?
– Киләсе елда да инженер системаларын яңарту, җылылык челтәрләрен тикшерү һәм аварияләргә каршы чаралар комплексын башкару һәм, алда әйткәнчә, Айван, Төбәк-Чокырча, Яңа Кенәр авылларында су челтәрләрен алыштыру күздә тотыла.
Халык канәгать булса – бу безнең хезмәтебезгә бәя.
Авария хезмәте телефоны: 3-19-34 (җылылык белән бәйле булган очракта гына).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев