erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчадан Йолдыз Җәләева махсус хәрбия операциядә катнашучылар өчен 420 банка кайнатма әзерләде

Арчадан тәрәзә челтәрләре салоны иясе Йолдыз Җәләева махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 420 банка кайнатма әзерләде

“Арча волонтерлары 100-150, теләчеләр 200-250 әрҗә тутырабыз, диделәр. Шуңа берсенә 162, икенчеләренә 258 банка әзерләдем”, – ди Йолдыз.

“Йолдызларга карап, йолдыз булмагансың, йолдыз булгансың син тумыштан”.

“Сеңлем, матурым, син бик изге күңелле кеше, бик мәрхәмәтле, шәфкатьле дә, туры сузле, үткен дә син. Күңелең чиста синең”. 

“Башкарган эшләрең куаныч, бәхет һәм рәхәтлек китерсен!”

“Сокланам мин сезгэ Йолдыз! Исәнлек-саулык бирсен Аллаһы Тәгалә”.

“В контакте” төркемендә Йолдыз Җәләева (Заляева) битенә керсәң, аңа атап язылган рәхмәт сүзләре, изге теләкләр тезелеп киткән. Чыннан да, сокланырлык ханым ул. Язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшмичә, үзендә алга барырга көч тапкан нык ихтыярлы кеше. Арчада тәрәзә челтәрләре салоны тота, туган ягы Теләчедә кибете бар. Үзе руль артына утырып ерак юлларга товарга чыгып китә. Клиентларның өйләренә барып, тәрәзә пәрдәләре элә. Ике бала тәрбияләп үстерә. Ачык йөзле, изге йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел, кешелекле – бу минем сүзләр генә түгел, ул аларны һәр көн ишетеп тора. Бәлки, шушы мактау сүзләре аңа көч-куәт, канат өстидер.

Йолдыз Җәләеваның ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итүе турында һаман да шул социаль челтәрләр аша белеп барабыз. Махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып андагы якташларыбызга ярдәм кулы сузарга алынды ул. Товарга барган саен алар өчен дә әйберләр (юрганнар, япмалар, киемнәр һәм башка әйберләр) алып кайта торган булды. Нәрсәдер кирәклеге турында ишетсә, ярдәмгә ашыкты. Салон, кибет тоткан кеше булгач, кесәсе тулы акча, ярдәм итсен, диючеләр дә табылачак. Анысы бу ханымны белмәүчеләр. Йолдыз кесәсендә өч тиен акчасы булса, шуның ике тиенен мохтаҗларга бирергә мөмкин.

– Ышанасызмы, юкмы, бер тиен акча булмаган вакытларым бар. Фатир өчен ипотека, машина һәм... операция өчен (анысы миллионга якын) кредит түлим, – диде Йолдыз. – 23 яшемдә умыртка сөягендә авырту килеп чыкты. Кайчан булса да урын өстендә калу куркынычым бар. Энә очында кебек йөрим. Августта тагын күренергә барасым бар. Иң мөһиме акча түгел, сәламәтлек. Йөрүемә, эшләвемә, балаларымның сәламәтлегенә, кешеләргә ярдәм итә алуыма сөенеп, тормыштан, һәр туган көннән тәм табып яшим мин.

– Быел сезнең турыда махсус хәрби операция зонасындагылар өчен бик күп кайнатмалар әзерләп җибәрә икән, дип ишеттем.

– Әйе. Берничә ай товарларга йөри алмадым. Шулай җәй җитте. Эшкә дә киләсе, өйгә дә кайтасы килми торган вакытым иде. Тегүче кызым Гөлнара кыяфәтемне күреп: “Узган ел җиләк җыймаган идең, бар, җиләк җыеп, бетеңне коеп кайт әле”, – диде миңа. Өйгә дә кайтып тормадым, аның сүзен тыңлап, ремонт вакытында калган киемнәрем бар иде, шуларны кидем дә, машинама утырып, җиләккә киттем. Җиләк җыярга бик яратам мин. Мин аны чис-тартып, үз артымнан калдырмыйча, рәттән җыям. 6-7 литр тирәсе булды. Ике килограмм шикәр комы бар иде, җитмәде, төн уртасында әнигә төшеп киттем. Ул станциядә яши. Җиләккә барганда минем бер тиен акча юк иде. Әнигә төшкәндә кофта кесәсеннән 1300 сум акча килеп чыкты. Бензинлык акча булды. Күңел үсеп, икенче көнне иртүк биштә торып тагын киттем. Бер корт кергәч, туктап булмый. Җыелган җиләкне кайтарып куйдым да, төштән соң тагын барырга булдым. Шунда үзем җиләк җыям, үзем уйлыйм: ”Бу җиләкне кая куярмын соң?”. Мин җиләк ашамыйм. Кабып кына карый алам. Балалар да шулай. Кайнатма бик яратмыйбыз. Балалар да коймакны сыегына гына манып ашыйлар, куесы кала. Исләре китми. Алдагы көнне бер кайнаттым. Безгә җитте. Станциядә яшәүче укытучыма бирергә дигән фикергә килдем. Ярый, монысын аңа илтәм. Әмма бер кереп киткәч, һаман җыясы килә, җиләк мине ал, дип тартып тора. Шунда махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен дә җыя алам бит инде, дип уйлап куйдым. Укытучым белән киңәшләштем. Ул да хуплады. Әмма өйдә шикәр комы, кесәдә акча юк? Банкалар алырга кирәк? Нишләргә? Башта Теләче һәм Арча волонтерларына шалтыратып күпме әрҗә тутырасыларын белештем. Аннан ташланасы вак банкаларыгыз юкмы, кирәк иде, дип статуска куйдым. 600 кеше карый, икешәрдән генә бирсә дә җитә. Иң беренче әнинең сеңлесе Вәсилә апа шалтыратты. “Нишлисең аның кадәр банка белән?” – ди. Аңлаттым. “Шикәр комың бармы соң?”. Беренче соравы шул булды. 30 килограмм шикәр комы бирде. И сөенгәннәрем. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте инде бу, дим.

Әмма Йолдызның күңелен төшереп салкын, яңгырлы көннәр китте. Банкалар җыела, кайбер кешеләр бик күп итеп бирә. Нәрсәгә ул, бездән бушка банка җыеп сатасыңмы әллә, дип сораучылар да очрый, махсус хәрби операция зонасына әйбер әзерлисеңме әллә, шулайга ошаган, дип аңлаучылар да була. Ул турыда белгәч, шикәр комы, аны сатып алу өчен акча бирүчеләр дә табыла. Беренчеләрдән булып авылдашы, Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Фирдания ханым, Арчадан Әнисә, Айгөл, Чулпан авылыннан бер ханым ярдәм кулы суза, соңрак аларга башкалар кушыла. Бик күп кеше акчалата, шикәр комы белән булыша башлый. Шулай ярдәм итәм, дип торучылар булганда, тагын күңеле үсеп китә Йолдызның. Яңгыр дип тормый, юлга чыга һәм кимендә 5-6 литр булса да җыеп кайта.

– Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Ышанырсызмы, юкмы, бервакыт кап-кара болыт килә. Аллаһы Тәгаләм, бераз яумый торсын инде, дип ялвардым. Бер сәгатькә туктап торды. Ул вакыт эчендә мин тиешле җиләкне җыеп алдым. Минем өстә генә яумый калган очрагы да булды. Күңел чисталыгы кирәк, Аллаһы Тәгалә ташламый, – диде Йолдыз Җәләева. – Эшем дә барды, вакытын да бирде.

Җир җиләге беткәч, кура җиләге, чия, карлыганга тотына. Олы Мәтәскә авылындагы үз йортлары бакчасыннан да җыя, Зур Бирәзәдән кайнанасы Флүзә дә ярдәмгә кушыла, кешеләр дә алып килә башлый. Ярый, җыйды да, ди. Аны эшкәртергә дә кирәк бит. Ул турыда да Йолдыз бик җиңел эш башкарган кебек сөйләп китте.

– Төн безнеке. Мин күп йокларга яратмыйм. Төнге 1-3ләргә кадәр эшлим. Организм ияләшкән. 14 яшьлек кызым Айсинә, 11 яшьлек улым Илдан булыштылар. Вәсилә апамның кызы Зилә белән Айсинә җиләк, кайнанам белән улым чия җыеп бирделәр, – диде Йолдыз. – Ә вакытка килгәндә... Минем өйдәге эшне беркем дә килеп эшләми. Ярдәмчеләрем – улым белән кызым – зур терәгем. Минем кухня бик кечкенә. Эш барышында мунча кебек була. Бервакыт улым керде дә: “Әни, сиңа барысыннан да күбрәк кирәкме әллә? Тукта инде. Үзеңне бетерәсең бит”, – ди. Минем өчен борчыла. Кирәк, мин шуннан рәхәтлек табам. Эшеннән дә, кешеләргә булыша алуымнан да. Чия күп булу сәбәпле, мин кайнатмаларны Казандагы “Душа России” оешмасына дип тә кайнаттым. 225 банка әзерләдем. Аларга да кулымнан килгәнчә ярдәм итәм мин. Ялгыз калган, мохтаҗ өлкәннәргә булышлык итә торган оешма ул. Күпме кешене сөендерәм бит. Үзе йөрәккә рәхәт. Хәзерге вакытта да кайнатмалар әзерләүне дәвам итәм әле мин. Волонтер Илнур Яруллин аша биреп җибәрергә ясыйм. Күпме буласы әлегә билгесез.

Берзаман статуста: ”Коры аш әзерләү өчен тозлы кыяр кирәк”, – дигән язмасы чыкты. Йолдызны белеп алган кешеләр шунда ук ярдәмгә ашыкты. Тозлы кыярны китереп тә бирәләр, авылларга барып үзе дә ала. Иренми, шуннан тәм таба. Менә шундый тынгысыз йөрәкле ханым ул Йолдыз Җәләева.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев