Арчаның 10 балалар бакчасы “ЭкоЯз” акциясенә кушылды
Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары тирә-ягыбызга файдалы булырга тырыша
Акцияне уздыру чорында педагоглар балаларны кәгазьнең килеп чыгышы, эшчәнлекнең нинди өлкәләрендә кулланылуы үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Балалар шулай ук икенчел чималдан (макулатурадан) бик күп кирәкле әйберләр ясарга һәм шул ук вакытта агачларны кисмәскә мөмкин булуын белделәр.
Әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр "Без аерым җыем өчен"акциясендә кушылып, әти-әниләр белән 200 килограммнан артык макулатура җыйганнар.
2 нче номерлы әзерлек төркеме тәрбиячеләре тарафыннан “Дефиле "ЭКО-мода” экологик чарасы үткәрелде, анда икенчел чималдан костюм модельләре ролендә балалар, ә дизайнерлар булып аларның әниләре чыгыш ясады.
Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре балалар белән балавыздан окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында бакча хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Комаров урамыннан Әмирхан урамы буйлап Каенлык һәм тау чаңгысы тау итәгенә кадәр территорияне чистарттылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев