erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә коррупциягә каршы чара узды

Мәктәп укучылары коррупциягә каршы көрәш буенча эшләүче белгечләр белән очрашты

Арчаның 6 нчы урта мәктәбендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган кызыклы һәм файдалы чара узды.

Анда Арча районы прокуроры Ринат Кәримов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы ярдәмчесе, Иҗтимагый Совет рәисе Надия Мифтахетдинова, Арча Аксакаллар Советы рәисе Надир хәзрәт Гатауллин һәм Арча районы башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин катнашты.

Мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары тарафыннан эчтәлекле чыгышлар күрсәтелде, файдалы мәгълүмат бирелде, кызыклы аралашу оештырылды.

Иң элек укучылар коррупциянең тарихы, аның белән электән килгән көрәшү ысуллары турында сөйләделәр. Республика күләмендә узган бәйгедә алдынгы урыннарны алган, укучылар тарафыннан әзерләнгән видеолар каралды. Ул кыска гына видеоларда ришвәтчелекнең ни дәрәҗәдә куркыныч адым икәне ачып бирелгән иде.

Алга таба телевизион тапшыру кебек җанлы сөйләшү форматында очрашуга килгән кунаклар белән аралашу узды. Алып баручылар белгечләргә сораулар биреп, коррупциянең куркыныч җинаять икәнен тагын бер кат раслады. 

«Ришвәт алучы да, бирүче дә – җинаятьче. Табыш алу максатыннан вазыйфаи затка нидер биргүче, хокук бозуда гаепләнә. Шуңа күрә бу адымга барганчы, бик яхшылап уйларга кирәк», – диде Арча районы прокуроры Ринат Кәримов. 

Районы башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин коррупциянең нәрсә икәнен бик гади телдә аңлатты.

«Утырган урындыкларыгызның бер-ике шөребен сүтеп алып китәсез икән, бу коррупциягә бер адым була. Чөнки сез аны үз файдагызга эшлисез. Әмма моның белән мәктәпкә зыян китерәсез», – диде ул.

«Ришвәтчелек һәм бүләк бирүне ничек аерырга?» дигән сорауга да кунаклар тулы җаваплар бирделәр.

«Мәсәлән әни кеше баласына операция ясаган табибка конфет белән үз бакчасыннан өзгән чәчәкләрне алып килеп бирә икән, бу бүләк була. Ә инде табибның кесәсенә акча сала икән, бу ришвәт бирү дип аталачак», – дип мисал китерде Надия Мифтахетдинова.

Укучылар тарафыннан коррупция мисалына тормыштан алынган хәлләр сәхнәләштерелде. Бер караганда гади генә вәзгыятьләрнең ахырында куркыныч нәтиҗә булырга мөмкинлеген күрсәтте алар. 

Әлеге тәрбияви чарада укучылар коррупциянең нәрсә икәнен, аның нинди төрләре булуын һәм, иң мөһиме, аңа каршы ничек көрәшергә икәнен белделәр. Коррупцияне ничек танырга һәм, коррупциячел гамәлләргә шаһит булсак, кая барырга дигән сорауларга да игътибар бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев