Арчаның балалалар бакчасында район тарихына багышланган семинар узды
10нчы балалар бакчасына Балтач, Саба, Биектау, Кукмара районы тәрбиячеләре килде
Бүген, 8 апрельдә Арчаның «Чишмәкәй» балалар бакчасында районыбыз тарихына, аның 95 еллыгына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган семинар узды.
Арча, Балтач, Саба, Биектау, Кукмара районы балалар бачаларыннан килгән тәрбиячеләрне 10нчы балалар бакчасы мөдире Фәния Гиззәтуллина сәламләде. «Сезне тарихлы, алдынгы бакчабызда сәламләвебезгә шатбыз. Бүген туган як, табигать, чисталык, гореф-гадәтләр турында сөйләшербез. Районыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән балаларыбыз таныштырыр. Һәркаөсыбыз өчен файдалы очрашу булсын», – диде ул.
Семинарда шулай у Арча педагогика көллиятенең педагогика һәм психология укытучысы Евгения Плотникова, Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Габдрахманова һәм Арча районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Алина Иманаева да катнашты.
Чара мәктәпкә әзерлек төркем балаларының чыгышы белән башланды. Алар районыбыз тарихы, аның символикасы, гореф-гадәтләре, алдынгы хезмәтләре, сугыш батырлары һәм мактаулы исемнәре белән таныштырдылар. Җыр, бию, нәфис сүз аша сабыйлар тарафыннан башкарылган чыгышлар күңелгә рәхәтлек хисе бүләк итте, аларны һәркем горурлык белән карады.
Алга таба 10 балалар бакчасының барлык төркемнәре бүген актуаль булган темаларга дәресләр күрсәтте. Биредә алар Арча буйлап вертуаль сәяхәткә чыктылар, Ватаныбызны саклаучыларга шәмнәр ясадылар, татар халкының гореф-гадәтләрен барлап, көянтәгә бизәкләр төшерделәр, дәресләрдә куллана торган хәрби-патиротик темага багышланган дидактик ярдәмлек тәкъдим иттеләр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, брелок ясау буенча осталык дәресләре уздырдылар һәм әти-әниләрнең һөнәрләре турында сөйләштеләр.
Башка районнардан килгән тәрбиячеләр дә тәҗрибәләре белән уртаклашып, чыгышларын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев