erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның беренче сыйныфка баручы 22 укучысына мәктәп букчалары тапшырылды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Арча укучылары букчалы булды

2026–2027 уку елында Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керәчәк 22 балага мәктәп букчалары тапшырылды. Әлеге игелекле чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына адреслы социаль ярдәм күрсәтү.

Чарада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, Арчаның 1нче мәктәбе директоры Илнур Габдрахманов һәм Арчаның 3нче мәктәбе директоры Гөлнара Заһидуллина катнашты.

 Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, Арчаның 1 номерлы мәктәбе директоры Илнур Габдрахманов, Арчаның 3 номерлы мәктәбе директоры Гөлнара Заһидуллина

Район башлыгы беренче сыйныфка керүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен истәлекле вакыйга белән котлап, укуда уңышлар теләде.

«Беренче сыйныфка керүче балаларның көтеп алган көннәре якынлаша. Тиздән алар укучылар булачак. Быел 500дән артык бала районыбыз мәктәпләренең бусагаларын беренче тапкыр атлаячак. Бу аз сан түгел. Яңа уку елына без район белән зурлап әзерләнәбез. Ремонт эшләре, яңа төзелешләр – барысы да балаларыбыз өчен», – диде Алмаз Хисаметдинов.

Мәктәп букчалары яңа уку елын көткән балалар өчен шатлыклы бүләк булды. Инде санаулы көннәрдән соң алар мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап, белем дөньясына юл ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев