erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның икенче балалар бакчасында тарихны кечкенәдән белеп үсәләр

Арчаның икенче балалар бакчасына йөрүче балалар кече яшьтән үк илебезнең данлы үткәне белән горурланып, бүгенгесен белеп үсә.

Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Бик күп аналарны зар елаткан, хисапсыз балаларны ятим иткән, хатын-кызларга толлык ачысы китергән, бөтен ил халкына канлы күз яшьләре түктергән дәхшәтле сугыш тәмамланган көннән соң 80 ел вакыт үткән. Әлеге вакыйганың тере шаһитлары бүген бармак белән генә санарлык калып бара. Тик күпме генә еллар үтсә дә, без тарихны, батырларны онытырга тиеш түгел. Аны үсеп килүче буынга тапшырып калдыру – һәркемнең бурычы. Арчаның икенче балалар бакчасында Арча педагогика көллияте белән берлектә тәрбиячеләр катнашында үткән республика семинары да шул максаттан оештырылды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләүгә багышланды.

“Үз Ватанын яраткан шәхесләр тәрбияләү – ул бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Балалар бакчасында ул эш башлана гына. Гаилә белән бердәм булып эшләгәндә һәм өлкәннәр үзләре үрнәк күрсәткәндә генә бу эштә уңышка ирешеп була. Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә, әби-бабаларыбызның аны ничек яратканнарын һәм ничек саклаганнарын белмичә, ватанпәрвәр булып булмый. Безнең балалар бакчасында бу юнәлештә бик күп эш эшләнә”, – дип килгән кунакларны сәламләде Арчаның икенче балалар бакчасы мөдире Фәния Шакирова.

Семинар зурлар төркеме балаларының тәрбиячеләре Рәмзия Шәвәлиева белән Россия һәм Татарстан флагларын күтәрүләре белән башланып китте.

Аннан соң тәрбияче Рәмзия Камалова Җиңү һәйкәлләренә багышланган әңгәмә үткәрде. Балалар сорауларга тулы җаваплар биреп, экранда күрсәтелгән һәйкәл, обелискларны танып, үзләренең бу өлкәдә белемнәрен күрсәтте.

Балалар бакчасының тагын бер игътибарга лаек проекты – ул “Хәтер китабы”. Семинарда балалар тәрбиячеләре Зилә Зиатдинова, Светлана Фазлыйәхмәтова, Нәсибә Сафиуллина, Резеда Ганиева белән аны кунакларга тәкъдир итте.

“Безнең балалар бакчасында алты төркем бар. Аларның һәрберсе үзләренең “Хәтер китаплары”н булдырды, – дип таныштырдыАрчаның икенче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлназ Мөхәммәтгалиева. - Мәгълүматны без инде ел башыннан ук туплый башладык. Кайбер гаиләләр әби-бабалары турында истәлекләрне, аларның медальләрен кадерле ядкәр итеп сакласа, кайберләрендә бу истәлекләр инде онытыла башлаган. Әти-әниләр шуларны искә төшереп, туганнары белән аралашып, бергәләп мәгълүмат җыйдык. Безнең “Хәтер китаплары”на һәлак булган батырларыбыз гына түгел, фронттан исән кайтып, сугыштан соң илне торгызган, намуслы хезмәт иткән әби-бабаларыбыз, тылда армый-талмый хезмәт куйган ветераннар, сугыш чоры балалары да керде”.

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлүсә Галиәхмәтова балалар бакчасында волонтерлар эшчәнлеге буенча үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Семинарда катнашучылар шулай ук логопед Валерия Верхоланцева, тәрбияче Ләйсән Хәйруллинаның, музыка җитәкчесе Йолдыз Абдуллинаның  чыгышларын зур кызыксыну белән тыңлады.

Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Ландыш Фәхретдинова педагогия көллияте студентлары белән берлектә балаларга тыл хезмәтчәннәренең фронттагыларга ничек ярдәм итүләрен күрсәтте.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны да онытмадылар. Аларга нинди ярдәм күрсәтүләре турында балаларга Арчаның пенсионерлар берлеге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова сөйләде.

Аннан соң балалар үзләре ясаган рәсемнәрне солдат абыйларына җибәрергә дип хат итеп төрделәр. 

Тәрбиячеләр Рузилә Шакирҗанова, Тәнзилә Бәйрәмова, Гөлүсә Галиәхмәтова, Эльвина Әхмәтҗанова үз төркемнәре белән шөгыльләр күрсәтте.

Ахырдан район мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева семинарга йомгак ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев