erid:2VtzquqpS7d
Арча районында юл һәлакәте: зыян күрүчеләр бар
Арча яңалыклары

Арча районында юл һәлакәте: зыян күрүчеләр бар

Юл һәлакәте буенча тикшерү бара.

 

28 июньдә Арча-Теләче юлының 10нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. ЮХИДИ идарәсе хәбәре буенча, 1982 елгы йөртүче идарә иткән Хенде Акцент автомобиле тизлеген арттыра һәм идарәсен югалтып юл кырыена “оча”. Һәлакәт нәтиҗәсендә йөртүче һәм аның 10 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатыла. Юл һәлакәте буенча тикшерү бара.


Нет комментариев