Велотуризм. Бу кызыклы!
"Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар Сарае белән берлектә «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед сатып алынды. 6 март көнне проект кысаларында укучылар сарае тренерлары Фәрит Минхәиров һәм Ленар Сафин Арча шәһәренең 13 баласына велосипедта фигуралы йөрү буенча осталык дәресе үткәрделәр. Проектта 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр теләгән һәр бала катнаша ала, исегезгә төшерәбез, мастер-класслар шимбә көнне Арча Укучылар сарае спортзалында узачак, ә май аеннан дәресләр стадион территориясендә велополигонда узачак. Барлык теләүчеләрне Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы" проектында катнашырга чакыралар.
Нет комментариев