erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча үзәк хастаханәсе кисәтә

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Арча үзәк хастаханәсе Арча районында яшәүчеләрне түбәндәге саклык чараларын күрергә чакыра:

 

ОРВИ симптомнары күзәтелгән һәм тән температурасы 38 градустан югары пациентларга 3-15-03, 3-16-03 телефон номерлары аша медицина хезмәткәрләрен өйгә чакыру сорала. Даруларга рецепт алу һәм авырту белән мөрәҗәгать итү өчен телефон аша терапевт һәм педиатр белән якынча килешү булырга тиеш; хастаханәдә ятучы авырулар янына килү тыела, 16 сәгатьтән 19гә кадәр әйбер генә тапшырырга мөмкин; өлкәннәр һәм балаларны диспансеризацияләү, медицина күзәтүләре туктатылды; 65 яшьтән өлкән кешеләргә кеше күп җыелган урыннарга бармаска киңәш ителә. Кеше күп урыннарга чыгарга туры килгән очракта битлек һәм перчатка кияргә онытмагыз.


Нет комментариев