Арчалар! Әхмәдуллин Гайнулла кайсыгызның туганы?
Суслонгерда һәлак булганар исемлегендә Арча хәрби комиссариатыннан алынучы да бар.
Ул Әхмәдуллин Гайнулла исемле. 1945 елның 28 августында Суслонгерда урнашкан 1826 санлы эвакогоспитальдә вафат булган һәм шул поселок зиратына җирләнгән. Кызганычка каршы, кайсы авылдан,ничәнче елгы икәне мәгълүм түгел. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов комиссариат архивыннан эзләргә вәгъдә итте. Бәлки өстәмә мәгълүматлар да чыгар. Туганнары табылса, безгә 89179076963 телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев