Арчаның "Көнбатыш" мәчете исемен алыштырды
Бүген, изге җомга көнендә, Арча районы имам-мөхтәсибе-Эмир хәзрәт Миңнемуллин Арча шәһәренең «Көнбатыш» мәчетендә җомга намазын үткәрде.
Үзенең вәгазендә «Белем алуның фазыйләте һәм әхлакны яхшырту өстендә эшләү" турында сөйләде. Намаздан соң мәхәллә җыелышы узды, анда имам-хатыйб-Равил хәзрәт Ибраһимов, үзен имам-хатыйб вазыйфасыннан читләштерүне сорады. Аның нәтиҗәле хезмәте өчен, имам-мөхтәсиб рәхмәт хаты тапшырды. Соңыннан «Көнбатыш» мәчетенең яңа имам-хатыйбын сайладылар. Ул, Арча районында туып-үскән Әсхәт хәзрәт Абдуллин булды. Көн тәртибендә, шулай ук, «Көнбатыш» мәчетенең исемен үзгәртү мәсьәләсе торды, бер тавыштан «Көнбатыш» мәчетен, безнең татар дин әһеле булган «Габденнасыйр Курсави» исеме белән атарга карар кылдылар. Бу чара Идел буе Болгар Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев