erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчага ябалак килде

Кәче балалар бакчасында.

Күңелле сәяхәт.

Бакчага ябалак килде

           Бар дөньяны ап-ак кар каплаган. Туган ягыбызның кышлары бигрәк тә матур.  Кыш – табигатьнең иң суык һәм иң сихри вакыты. 

          Күз төшереп карыйк әле: агачлар ак мамык шәлен ябынган, елга-күлләр ялтырап торган боз белән  капланган, урман-кырлар ак юрганга төренеп йокыга талган.  Болар барысы да – табигать! Табигать – ул безнең уртак йортыбыз. Табигать безне ашата, җылыта, киендерә һәм сәламәтлегебезне сакларга ярдәм итә.

         Балаларны кечкенәдән үк табигатьне яратырга, аның матурлыгын тоя белергә өйрәтү, аның сакчылары булып үсүләрен тәрбияләү һәр олы кешенең изге бурычы.

          “Халыкара су-сазлык биләмәләре” көне уңаеннан без  балалар белән Кәче балалар бакчасында ”Табигатькә сәяхәт” дигән чара уздырдык. Анда мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары катнашты. Бәйрәмебезне әкият геройлары бизәде. Иң беренче булып балалар бакчасына Ябалак килеп, балаларны үзе белән урманга баруларын үтенде һәм  андагы  кошларга булышуларын сорады. Балалар барлык сынауларны узып, кошларга ярдәм кулы сузды. Бераздан аларны Чыршы көтеп тора иде инде, ул  агачларга һәм үсемлекләргә ярдәм кирәген әйтте. Соңыннан Шүрәле  балаларга тагын да катлаулы сынаулар әзерләгән иде. Ә безнең бакча балалары бик тапкыр һәм белемле булып чыкты. Алар Шүрәлегә матур итеп җырлап күрсәттеләр. Шүрәле башка урманга зыян салмаска сүз бирде. Ә чиратта – сонгы сынау. Аюны, урман хуҗасын, өненнән чыгарырга кирәк иде. Чөнки өне чуп-чар белән капланган. Балалар тиз генә җыештырып, аюга ярдәм итте. Аю балаларга рәхмәт әйтте һәм кайбер кагыйдәләрне исләренә төшерде. Ул урманга табигатьнең дусты буларак килергә кирәклеген һәм андагы нигъмәтләрдән файдаланырга мөмкин икәнен аңлатты. Кайбер кагыйдәләрне онытырга ярамаганлыкны да исләренә төшерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Балалар кире бакчага кыйтты. Алар табигатьне саклау турында матур шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, бик күп сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, пазллар ярдәмендә кошлар рәсемнәрен җыйдылар, кыр чәчәкләре белән дару үләннәрен аердылар. Бәйрәмебез “Гүзәл туган ягыбыз” дигән җыр белән тәмамланды.

         Соңыннан чарабызга экологлар Алия Шаймуллина, Гөлнара Абдрахманова, Рәшит Әхмәтҗанов йомгак ясадылар, балаларга бүләкләр тапшырдылар. Бакчабыз мөдире Нурисә Хөснетдинова балаларга изге теләкләрен,  әти-әниләргә зур рәхмәтен җиткерде.

         Безнең балалар миһербанлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып үсәрләр, дигән, телектә калам.

         Флера Җәләлетдинова,

          тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре