erid:2VtzquqpS7d
Бер ай элек өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр
Арча яңалыклары

Бер ай элек өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр

Виктория Егорова 14 июльдә өйдән чыгып киткән.

Казанда 16 яшьлек Виктория Егорованы бер ай эзлиләр. Ул өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Виктория 14 июльдә өйдән чыгып киткән. Ул аксыл көрән джинсы куртка, зәңгәр джинсы чалбар, ак футболка һәм ак кроссовка кигән булган.

Тикшерүчеләр кыз җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлый.

Виканың кайда булуы турында белүчеләр (843) 291-43-08, 291-43-62  телефоннары буенча хәбәр итә ала.

Татар-информ   https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-08-2020/kazanda-ber-ay-elek-enn-n-chygyp-kitk-n-16-yashlek-kyzny-ezlil-r-5766419


Арча хәбәрләре

Нет комментариев