erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер көн эчендә - алты мәет

Бер көн эчендә - алты мәет. Якшәмбе көнендә Татарстан сулыкларында әнә шуның кадәр кеше һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кичә көн дәвамында кайгылы сводка белән тулып торды. Республиканың төрле төбәкләрендә су астында бер-бер артлы кешеләр китә торды. Фаҗигаләр Чаллыдагы Мәләкәс елгасында, Казанның иске Победилово янындагы Идел елгасында, Кукмара районының Туембаш авылындагы күлдә, Лениногорск районындагы буада, Васильево бистәсе янында Иделдә, шулай ук Казансу елгасында була. Кемдер исерек, кемдер аек, кемдер суга сикереп үлә, кемдер суга кереп китә дә, кире чыкмый... Шунысы да бар, фаҗига булган урыннарның барысында да Су керергә ярамый дигән язулар да була. Әмма Адәм баласы ул язуларга карап тормый шул. Суынып чыгасы килә аның... Сулыкларда сак булсын иде, дуслар! Саклагыз үзегезне! Якыннарыгызны кара кайгыга салмасагыз иде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X