erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәм дәүләт имтиханнары ничек узачак?

Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм Covid-19 таралышын булдырмау өчен быел БДИ уздыру процедурасында кайбер үзенчәлекләрне алдан карау планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы рус теле, профильле математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай) һәм информатика буенча үткәреләчәк.

«Имтиханда катнашучылар элек бирелгән гаризаларда күрсәтелгән уку предметлары исемлеген үзгәртергә хокуклы. Моның өчен БДИның төп чоры башланырга ике атнадан да соңга калмыйча үз төбәгеңнең Дәүләт имтихан комиссиясенә гариза бирергә кирәк», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Бер фәнгә теркәлгән катнашучылар күп булса, һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, эпидемиологик рекомендацияләрне үтәп, имтиханны резерв көннәренең берсендә үткәрергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

БДИның төп чорының резерв вакытында имтиханга авыру яки башка җитди сәбәп аркасында төп срокта имтиханга килә алмаган укучылар кертелергә мөмкин. Моннан тыш, бу срокларда БДИны аерым фәннәр буенча имтихан үткәрү вакытына туры килгән кешеләр дә тапшыра ала.

БДИны җитди сәбәпләр аркасында төп чорда бирү мөмкинлеге булмаса гына укучы билгеләнгән өстәмә вакытка килә ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев