Беренче икмәкне дә, икенчесен дә югалтуларсыз җыйнап алырга язсын.
“Кырлай“ ширкәтендә 11 августта иртә сорт бәрәңге ала башладылар.
Дәниф Зарипов (фотода) быел яңа кайткан комбайнны алып чыкты. Агроном Александр Воронин монысы сыйфатлырак эшли, дип әйтә.
Бу хуҗалыкта бәрәңге 1340 гектар, сугарып үстерәләр. Уңыш бик яхшы, әлегә җайлап кына, кирәк кадәр генә алалар. Чөнки саклау өчен бәрәңгенең кабыгы калынаю кирәк. Сораучылар бар икән инде.
Яңа Иябаштагы яшелчә саклагычта бәрәңгене сеткаларга тутыралар.
Безнең районда тагын “Игенче“ ширкәтендә (200 гектар) һәм фермер хуҗалыкларында (150 гектар) бәрәңге игәләр.
– Иртә сорт бәрәңге бездә дә бар, сабагын көйдердек инде, озакламый ала башлыйбыз, – ди “Игенче“ ширкәте баш агрономы Марат Вахитов.
Икенче икмәкнең өлгерүен кибетләрдән дә чамалап була – соңгы вакытта бәрәңге бәяләре күзгә күренеп кими.
Соңгы яңгырлар шәхси хуҗалыклардагы бәрәңге уңышын да арттырачак. Әле үсәргә вакыт бар. Беренче икмәкне дә, икенчесен дә югалтуларсыз җыйнап алырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев