Рузалия Рәфкатовна, туган көнегез белән!
Бүген район авыл хужҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче Кавиева Рузалия Рәфкать кызының туган көне. Без сезне, Рузалия Рәфкатовна, үз эшегезне яратып башкаручы, һәркемгә игьтибарлы, пөхтә, төгәл кеше булганга хөрмәт итәбез.
Сез хуҗалыклар белән тыгыз элемтә дә, безгә дә хезмәт алдынгылары, мөһим вакыйгалар турында хәбәр җибәреп торасыз. Иң яхшы теләкләр сезгә, хөрмәтле Рузалия Рәфкатовна!
"Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе.
Нет комментариев