erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

Нәкъ 79 ел элек 22 июньдә немец гаскәрләре сугыш игълан итмичә, СССР чиген үтеп кереп, һөҗүм башлаган.

Елның иң озын көне шул вакыттан бирле Русиядә, Ватан өчен көрәштә башын салган кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителде.

Русиянең барлык төбәкләрендә бүген истәлекле чаралар планлаштырылган. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил Бөтенрусия тынлык минутына кушылачак. Нәкъ менә шул вакытта СССРның Тышкы эшләр халык комиссары Вячеслав Молотов туры эфирга чыккан һәм халыкка Германия һөҗүме турында хәбәр иткән.

Бүген 22 июньдә 20.00 сәгатьтә Арча Мәдәният йорты каршындагы мөйданда Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Кеше язмышы" дип исемләнгән фильм күрсәтеләчәк. Килми калмагыз! 12+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев