Бөтен Ташкичүне шаулатып быел янәдән «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды
Төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Аларны бер мәйдан үзенә җыйды, үзара дуслык бергә туплады.
Бөтен Ташкичүне шаулатып быел янәдән "Сөлгеле капка" ачык фольклор фестивале узды.
Хәзер аны традиция буенча, дияргә дә була. Чөнки ул бишенче тапкыр үткәрелә. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел катнашучылар саны меңгә якынлашкан.
Мәдәни мирасыбызны саклап, киләчәк буыннарга җиткерүне үзләренә максат итеп куючы коллективларның булуы куандыра. Быел әнә һава торышының көйсезләнеп, кояшның болытлар артына качып, яңгырның явып торуы да комачауламады, көннең салкынлыгы да сиздермәде, иртәдән кичкә кадәр җыр-моң сөючеләр мәйданны шаулатты.
Искиткеч матур, кызыклы һәм күңелле чара ул. Катнашучыларның барысы да милли костюмнардан – үзе бер күңелгә дә, күзләргә дә рәхәт. Көне буе гармун тавышы тынмый, халык көйләре яңгырый.
Татар гына түгел, дус булып, иңне-иңгә куеп яшәгән башка милләт халыклары җырларын тыңлап, биюләрен карап хозурлану мөмкинлеге дә туды.
- Минем бу чарада беренче катнашуым. Ни өчен шундый зур фестиваль Арчада түгел, авылда, нәкь менә Ташкичүдә үтә? - дип сорады миннән бер ханым.
Аның сере бар. Хәер, сер дә түгел инде ул. Ташкичү авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева) коллективы район мәдәният идарәсенә фестиваль үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Җитәкчеләр бу идеяны күтәреп ала. Чараны гореф-гадәтләр, йолалар белән бәйләп, фольклор фестивале итеп үткәрергә дигән карарга киләләр. Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән Ташкичү авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсүмова белән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева җиң сызганып әзерлек эшенә тотына. Башта районда булган иҗат коллективларына гына йөз тоталар.
Әмма фестиваль турында социаль челтәр аша белеп алып, катнашырга теләк белдерүчеләр саны беренче елны ук 40тан арта., Әтнә, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Мари Иле республикасы, Казан шәһәреннән 200дән артык кеше килә. Коллективлар “Халык җыры”, “Халык биюе”, “Инструменталь башкару”, “Фольклор этнографик күренеш” номинацияләрендә чыгыш ясый. Фестиваль татар мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен сак-лап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, иҗади тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куя.
"Сөлгеле капка" елдан ел киң колач җәя. Беренче елны 40тан артык гариза килсә, быел аларның саны 100дән, катнашучылар саны 800дән арткан.
Фестиваль үткәреләсе көн алдан билгеле иде. Һава торышының кисәк үзгәреп китүе генә көтмәгәндә булды. Иртәдән яңгыр сибәләп торды. Көн суытып җибәрде. Әмма ерак юлларны якын итеп килгән үзешчәннәребез өчен ул киртә булмады, алар чыгышлары белән күңелләргә җылылык өстәде.
- Быел Ташкичүгә Арча, Аксубай, Апас, Алексеевск, Биектау, Балык Бистәсе, Балтач, Зәй, Казан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Норлат, Сарман, Тукай, Яшел Үзән, Югары Ослан, Теләче, Әтнә, Кукмара районнарыннан,
Киров, Самара өлкәсеннән, Оренбургтан, Мари Иленнән килгән иҗат коллективлары "Халык җыры", "Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик күренеш" номинацияләрендә чыгыш ясады, - диде дилбегәне үз кулына алып, оештыру эшләренә зур өлеш кертүче Арча мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева.
Фестиваль елдагыча Ташкичү мәдәният йортында башланды. Шушы бәйрәмгә нигез салучы "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы һәр кунакны җырлап каршы алды. Аннан җырлап, гармун сузып авыл урамы буйлап мәйданга төштеләр. Быел гармунчыларга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та кушылды. Алар фестивальнең символы булган сөлгеле капка аша үтеп, мәйдан әйләнделәр.
- Бу халыкның үзеннән килеп чыккан бәйрәм. Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре башка җирдән күреп кайтып, үзләрендә дә оештырырга булганнар. Һәм ул көннән көн матурлана, зурая. Алга таба бик күп милләтләрне берләштерә торган бәйрәм чарасы булыр, дип ышанып калабыз, - диде Алмаз Хисаметдинов фестивальгә килүчеләрне сәламләп.
- Якын итеп чакырдылар һәм без ул чакыруны кабул иттек. Икенче елыбызны киләбез. Үз төркемебез бар. Татар җырларын башкаручы бердәнбер төркем без. Үзебезнең чыгышларыбызны тәкьдим итәргә, мондагы матурлыкны күрергә килдек. Шундый халык моңнарын яратучыларны туплаучы бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәт, - диделәр Оренбургтан килгән үзешчәннәр.
Искиткеч матур чыгышлар карап хозурландык җыр, моң бәйрәмендә. Халык җырлары, көйләре яңгырады, биюләре башкарылды. Ансамбльләр, аерым җырчылар чыгыш ясады, гармунчылар милли моңнарны яңгыратты. Төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Аларны бер мәйдан үзенә җыйды, үзара дуслык бергә туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев