erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бозаулар да паспорт ала

​​​​​​​Кемнәргәдер бу яңалык сәер булып та тоеладыр.

2020 ел башыннан республикада терлекләрне Бердәм идентификацияләүгә керештеләр. Әлеге система беренчеләрдән булып Арча һәм Балтач районнарында  кертелә башлады. Аннан соң бу эшкә башка районнар да кушылды.

17 ноябрьдә районыбызның “Северный” хуҗалыгы базасында узган зона семинарында әлеге яңалыкны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләргә анализ ясалды, бурычлар ачыкланды. Шулай ук яңа технологияләр кертеп терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында сөйләштеләр.

Семинарда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, 8 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, яңалыкны кертү буенча база хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Безнең районда терлекчелектә цифрлы технологияләрне беренче булып “Яңарыш” хуҗалыгы кертә башлаган иде. Ә пилот хуҗалыгы итеп “Северный” ширкәте билгеләнде. Бу эшкә 7 хуҗалык кереште.

– Һәр районда цифрлы технологияләр кертү буенча пилот хуҗалыклар билгеләнде, – диде министр урынбасары Ленар Гарипов. – Алар тәҗрибәсе буенча әлеге  технологияләр башка хуҗалыкларда да кертеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, бу эшкә тотынуның сәбәбе – терлекләрдә йогышлы авыруларның таралуын булдырмау, була калса кайдан килеп чыгуын ачыклау. Киләчәктә субсидия бирү дә индентификацияләүгә бәйле булачак.

Бу эшнең ничек башкарылуын Шекә  фермасында эшләп күрсәттеләр. Бозау тугач та бер колагына бердәм мәгълүмати системага теркәлгән уникаль сан һәм QR-код белән тамгалар урнаштырыла. Шуннан соң районның ветеринария хезмәте  терлекләргә ветеринария паспорты булдыра. Анда бу терлек турындагы барлык мәгълүматлар тупланып барачак.

Киләсе ел башыннан әлеге системага атлар да кертеләчәк. Башка төр хайваннарны (кәҗә, сарык, этләр, мәчеләр, балыклар, умарта кортлары) бердәм системага кертү 2022 елдан 2024 елга кадәр барачак.

“Северный” ширкәтендә терлекчелектә башка төр  программалар да уңышлы эшли. Шуларны кертү нәтиҗәсендә сөт җитештерү узган елга караганда 35 процентка арткан.

Икенче көнне шушында ук Арча районы хуҗалыклары белгечләре белән семинар үткәрелде. Хәзер яңа технологияләрне карау өчен ерак барасы юк, аларны өйрәнеп  кулланышка кертергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре