erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәрәңгегә мәдхия

Бәрәңге утыртып кайттым да, шуны уйлап рәхәтләнеп йөрим әле. Кеше карабодай, дөге эзләп чабышкан көннәрдә бер танышым: “Сез алдыгызмы әле?” – дип сораган иде. “Безнең андый борчу юк, баз тулы бәрәңгебез бар”, – дидем.

 

Безнең әти-әниләр бик шөкер итә белгән кешеләр булган икән. Печәнлекләр печән, базлар бәрәңге белән тулганга ничек шатлана иде алар! Сыер белән бәрәңге халыкның төп байлыгы иде шул  ул елларда. “Икмәкне – дәүләткә, саламын – безгә”, – дип ирония белән әйткәннәрен ишетергә туры килә иде. Уңыш начар булган бер елны саламны кечкенә үлчәү белән үлчәп биргәннәрен дә хәтерлим әле мин.

Бәхеткә, безгә ачлык дигән нәрсәне кичерергә туры килмәде. Тик шулай да, әле дә уйлап куям: без җиде бала, әти, әни – барысы тугыз җанга ашарга ничек җиткерделәр икән?

Без бала вакытта авылга өлкән яшьтәге бер тегүче абзый килә иде. Йорттан йортка йөреп иске-москы киемнәрне яраклаштырып киемнәр тегә бу. Без, бала-чага, бер-бер артлы кереп әнидән ипи сорыйбыз икән. “Кара син боларны, кара син боларны!” – дип гаҗәпкә калган абзыебыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәрәңге уңмаган елларда аеруча кыен булган инде. Әти сугыштан соңгы елларның берсендә колхоздан аванска унике бәрәңге алып кайткан. “Кичке ашка салырга дип өйалдына чыксам, имәнеп киттем – юк бәрәңгеләр! – дип сөйләгән иде әни. – Әтиегез кайткач өйалдының сайгакларын каерып бәрәңгеләрне эзләп тапты. Күселәр ташыган, алар да ачыккан булгандыр инде”.

Казанда укыган елларның берсендә көз авылга кайтып барам. Кесмәс буендагы болында көтүчеләр учак күмерендә чиләк каплап бәрәңге пешер-гәннәр. Тамак та ачкан иде, ул бәрәңгенең тәмлелеге! Шуны күз алдына китерсәм, әле дә авыздан сулар килә. Ничек кенә итеп әзерләсәң дә тәмле бит ул бәрәңге!

Бер елны урак өстендә районга Казаннан язучылар килде. “Кырлай” басуында өстәл әзерләнгән иде, ә анда ниләр генә юк! Иң беренче булып учак көлендә көеп пешкән бәрәңге салынган савытлар бушап калды. Беркайчан да дәрәҗәсе төшмәс икмәк бит ул бәрәңге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X