Бүген илебездә Физкультурачы көне билгеләп үтелә
Бәйрәм уңаеннан без район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Мостафин Дилүс Фәрит улы белән районда спорт өлкәсендәге мөмкинлекләрне, тудырылган шартларны барладык.
– Районыбызда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, - диде ул. – Төгәлрәк әйтсәк, районда 203 спорткорылмасы, шул исәптән 1 стадион, 47 спорт залы, 1 боз сарае, 2 йөзү бассейны, 1 чаңгы базасы, 1 спортның ату төрләре өчен корылма, 1 ГТО мәйданчыгы, 29 универсаль спорт мәйданчыгы, тренажер белән 6 спорт мәйданчыгы, 27 хоккей тартмасы спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр карамагында. Арча районында 30033 кеше физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә, бу 3 яшьтән 79 яшькә кадәрге халыкның 66,9 проценты.
Шунысы куанычлы мондый мөмкинлекләр авылларда да арта бара. Дәүләт программалары һәм иганәчеләр ярдәме белән күп спорт корылмалары ачылды һәм ачыла тора.
Районыбызга шундый ярдәм күрсәткән, мөмкинлекләр тудырган өчен без республикабыз Рәисе Рөстәм Миннехановка, район җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка бик рәхмәтле. Без үз чиратыбызда ышанычны акларбыз, спорт өлкәсендәге уңышларыбыз белән куандырырбыз, дип ышандырам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев