Чаллыда яшәүче гаиләне дүрт баласын, шул исәптән яңа туган сабыйны кыйнауда гаеплиләр
Чаллыда яшәүче гаиләне баларын вәхшиләрчә кыйнауда гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Тикшерү фаразлаганча, узган елның декабреннән бирле 33 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 25 яшьлек ир-егет даими рәвештә хатынның беренче никахыннан туган өч олы баланы (15, 11 һәм 7 яшьлек) һәм үзенең яңа туган сабыен кыйнаган.
Балаларны мыскыллау турында бу гаиләнең күршеләре сөйләгән. Яңа туган баланы гаиләдән алганнар, ә өч олы баланы үз әтиләренә тапшырганнар.
«Газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә җәза билгеләү хәл ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев