erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчәкләргә короновирус "йоккан"?!

"Чәчкәләр короновирус белән зарарланган. Ким дигәндә 10 мартка кадәр букетлар сатып алмагыз”, дигән хәбәр яшен тизлеге белән бер көн эчендә барлык телефоннарга ук булмаса да, яртысына килеп җиткәндер, мөгаен.

Шәхсән мин үзем, әлеге хәбәрдән соң, шаркылдап көлдем. Хезмәттәшем исә “Моны экономияләргә ярата торган ир-егет уйлап тапкан инде”, диде. Чөнки 8 мартка санаулы гына көннәр калды бит. 

Чәчәкләр короновирус йоктыра аламы? Әйе икән, андый чәчәкләр зарарлымы? Бу һәм башка төрле сорауларыбызны танылган флорист Адель Хәсәновка юлладык. 

-Чәчәкләр короновирус белән авырый дигән сүз — ул берничек тә дөреслеккә туры килми. Беренчедән, чәчәкләр Голландиядән, Колумбиядән  кайтартыла. Икенчедән, чәчәкләр теплицаларда үстерелә, тартмаларга тутырыла. Алар һәрберсе үз савытына салына. Ягъни, чәчәкләр нинди дә булса вирусны гомумән дә “эләктерә” алмый, чөнки алар кешеләр күп  җыела торган урыннарда булмый, - ди Адель. 

P.S. 8 мартка хатын-кызларга нинди чәчәкләр сайларга? Букет озак торсын өчен төп нинди кагыйдәне үтәргә? Бу сорауларга җавапны сайтыбыздан таба алачаксыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия ЛОКМАНОВА

ФОТО: "Татар-информ" МА

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/chchklrg-koronovirus-yokkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Все равно как-то не по себе от этого всего.