erid:2VtzquqpS7d
Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган
Арча яңалыклары

Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларсаны 6 мең 396 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 меңгә якын ПЦР-тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 15 кеше терелүен әйтте.

Татар-информ

 https://tatar-inform.tatar/news/health/27-08-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-29-ya-a-ochragy-achyklangan-5766515


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев