erid:2VtzquqpS7d
Дәүләт мәктәп укучыларына тагын пособие бирә?
Арча яңалыклары

Дәүләт мәктәп укучыларына тагын пособие бирә?

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен яңа, еллык түләүләр барлыкка килергә мөмкин. Бу яңалыкны Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет рәисе Ярослав Нилов тәкъдим иткән. Пособие күләме һәр укучыга 10 мең сум булырга һәм ел саен февраль аенда индексакцияләнергә тиеш. “Мәктәп кирәк-яраклары бәясе елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә пандемия аркасында бөтенләй эшсез калучылар яки хезмәт хаклары азайган кешеләр күп”, - дип аңлаткан Нилов. Депутат исәпләве буенча, баланы беренче сыйныфка әзерләү 20 мең сумга төшәргә мөмкин. Түләүләр федераль бюджеттан булачак. Акчаны алу өчен Россия гражданнары Күпфункцияле үзәккә яки Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Закон Дәүләт Думасында каралганнан соң, 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер, дип планлаштырыла.  

"Шәһри Казан"


Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/dlt-mktp-ukuchylaryna-tagyn-posobie-bir

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев