15 апрельдә «Курса МТСы» ширкәтендә күпьеллык үләннәрне һәм көзге бодайны тукландыруга керештеләр.
Һәр елдагы йола буенча Камил хәзрәт дога укып, хәер-фатыйхасын бирде. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов язгы кыр эшләре башлануы белән тәбрикләде, исәнлек-саулык теләде.
Ашламаны «Туман» агрегаты белән тәҗрибәле механизатор Илнур Галимуллин кертә, аны алдынгы механизатор Рәмис Шәрәфиев ташып, ветеран тракторчы Мансур Хуҗиәхмәтов төяп тора.
Баш агроном Рәсим Хәбибуллин, баш инженер Рәис Шәрәфиев, бригадир Дамир Гыйльметдинов та шунда.
- Бер гектарга 1,5 центнер исәбеннән селитра ашламасы кертәбез, – ди хуҗалык җитәкчесе
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев