erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дүрт яшьлек сабый тәрәзәгә кысылып һәлак булган

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар

Башкортстанда дүрт яшьлек бала үлгән. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклый. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. Фаҗига 23 майда Дуван районында була. Бу көнне 4 яшьлек малай нәни сеңлесе белән уйнап йөри. Балалар әбиләренең өе каршында урамда була. Бер мизгелдә малай әтисенең машинасына кереп утыра. Ул алдагы пассажир урындыгына менә. Аннары малай башын тәрәзәдән урамга таба чыгара. Шул чакта тәрәзә күтәрелә башлый. Малайның муены тәрәзә пыяласы белән арка арасына кысылып кала. Бала имгәнә һәм соңрак үлә. Тикшерүчеләр фаҗига урынын караган, судмедэкспертиза билгеләнгән. Баланың ата-анасын һәм башка шаһитларны сораштыралар. Бу гаиләнең яшәү шартларын өйрәнәләр, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә. «Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе 4 яшьлек бала үлеме буенча тикшерү эшләрен башкара. Тикшерү барышын республиканың тикшерү идарәсе контрольдә тота», — дип сөйләгәннәр ведомствода.
 http://agryz-rt.ru/news/faiga/drt-yashlek-sabyy-trzg-kysylyp-lak-bulgan

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X