Газета-журнал укучыга – бүләк
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2025 елның икенче ярты еллыгына газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйнатты.
Түбән Аты мәктәбендә 30 елдан артык татар һәм рус телләре укытучысы булып эшләүче Данис Хәмидуллин бүләк уйнатуда тонометр отты.
Зөлфия һәм Данис Хәмидуллиннар икесе дә укытучы һәм хезмәтләрен газета-журналлардан башка күз алдына китермиләр. 2025 елның икенче яртыеллыгында алар өч газета һәм өч журналга язылган. Язылучылар арасында уздырылган бәйгеләрдә һәрчак катнашалар. Быел беренче тапкыр бүләк оту бәхете насыйп булган.
– Медицина аппараты – тонометр оттык. Бик сөендек. “ТАТМЕДИА”га кунакка чакырдылар. 600дән артык катнашучы арасыннан 20ләп җиңүче идек. Бик матур очрашу булды, – диде Данис Хәмидуллин.
Газета-журналларга булган мәхәббәтен әти-әнисеннән килгәнен әйтә. Хәзер үзләре дә оныкларында бу мәхәббәтне тәрбияләргә омтыла. Балалар өчен чыккан журналларны алар шулай ук укучылар белән эшчәнлектә куллана. Район газетасының тугры язылучылары булуын да әйтте җиңүче райондашыбыз.
– Без күп укыйбыз, яратып укыйбыз. Һәр санны көтеп алабыз. Эчтәлекле, файдалы язмалар өчен рәхмәт. Алга таба да матур итеп эшләргә язсын, – дип, теләкләрен җиткерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев