erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авылында өч көрәшче тәкә алды

8 июнь көнне Арча районының күп кенә авылларында Сабан туе узды. Яңа Кенәр авыл җирлеге - шуларның берсе

Ел да кабул ителгәнчә, әлеге авылда Сабантуй бәйрәме якшәмбе көнне уздырыла. Быел да җыр-моң, уен-көлке, кызу ярышлар, саллы бүләкләр белән истә калды Яңа Кенәр Сабан туе.

Башка елдан ермалы буларак, аны быел танылган алып баручы, җырлар авторы Ренат Галиәскәров алып барды. Бөтен мәйданны бер дулкында тотып, бәйрәмнең һәр этабын истә калырлык итте ул.

Сабан туен Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты. 

«Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Бу олы бәйрәм һәрбарча кешегә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен, киләчәккә ышанычлар арттырсын», – диде үзе дә шушы авылда туып-үскән Илшат Галимуллин.

Авыл җирлеге башлыгы көннәрнең матур торуын ассызыклап, планлаштырган эшләрнең тормышка ашуын, һәркемнең исән-имин яшәвен теләде. Ул Илшат Галимуллинга Сабантуй истәлеге итеп түбәтәй бүләк итте. 

Татарстан әләмен «Кызыл Яр» агрофирмасыннан Сәлим Баяров һәм «Аю» агрофирмасыннан Фәнис Маннанов күтәрделәр.

Сабантуйның традицион уеннары да, төп ярышы булган көрәш тә бик кызу барды биредә. Икешәр үлчәү авырлыгында кече, урта яшьтәгеләр һәм көрәш ветераннары бил алышты. 

Ветераннар арасында 1 урынга Сөләйман Галиуллин лаек булды. 

Урта яшьтәгеләр арасында җиңел үлчәүдә Кукмарадан Рамил Хәкимҗанов, югары үлчәүдә Яңа Кенәрдән Адель Сөнгатуллин 1 урынны яуладылар. Тәкә алучы абсолют батыр – Рамил Хәкимҗанов. 

Кече яшьтәгеләр арасында да абсолют батыр Яңа Кенәр егете Әмир Нигъмәтуллин булды. Икенче урында һәм кече яшьтәгеләр арасында беренче урынны Иске Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев алды. Әлеге ике егеткә дә тәкә бирелде. Беренчесе традиция буенча бирелсә, икенчесе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Марат Мөхәммәтшин бүләге буларак тапшырылды. Ул инде икенче ел рәттән яшь көрәшчеләрне куандырып, аларга әнә шундый зур бүләк ясый.  

Яңа Кенәрдә гомер итүче бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булучы Илдус Монсыйпов та велосипед ярышында катнашучыларга ун меңлек бүләкләр биргән. Аларны аның тормыш иптәше тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев