Яңа Кенәр балалар бакчасы тарихы китап битләренә теркәлде
Яңа Кенәр авылы балалар бакчасында эчтәлекле очрашу үтте
Моннан берничә еллар элек, районыбызның Яңа Кенәр авылында ике балалар бакчасы һәм бер ясле булган. Бүгенге көндә авылда беренче булып ачылган балалар бакчасы матур гына эшләп килә. Әнә шул мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче бакча турында 40 елдан артык ел шушы өлкәдә хезмәт куючы Люция Әхмәтгәрәева китап чыгарган.
Күптән түгел Люция ханым әлеге хезмәтен тәкъдир итү кичәсен уздырды. Очрашу балалар бакчасында узды һәм биредә ветеран хезмәткәрләр, бүген эш алып баручы тәрбиячеләр катнашты.
Ветеран укытучы Илдар Файзрахманов, авылның ветераннар Советы рәисе Габдельбәр Сабиров, хезмәт ветераны, Яңа Кенәр авылы тарихын жыючы Венера Шәфигуллина, балалар бакчасының беренче мөдире Сәрвәр апаның оныгы Альбина Мостафина – чакырылган кунаклар. Алар һәркайсы жылы хисләрен җиткереп, әлеге китапның мөһимлеген ассызыклап үтте.
«Бу эш күп еллар хыялымда йорде. Фото, материаллар, тәрбия планнарын элегә кадәр сакладым. Бу материалны балалар бакчасында эшләүче мөдир булып эшләгән шәхесләр белән бәйләдем. Үзем белән эшләгән тәрбиячеләрдән мәгълүматлар җыйдым. Шушы бакчадагы музейны 2 тапкыр ачып, бу эшне яңартып җибәрүне оештырдым. Чын күңелдән хезмәт иткән кешеләрне истә калырлык итеп күрәсем килде. Чөнки намуслы 43 ел тәрбия өлкәсендә эш нәтиҗәләрем бу хакны миңа бирәдер дип уйлыйм”, – диде Люция Әхмәтгәрәева.
Балалар бакчасы мөдире булып эшләгән елларын сагынып искә ала ул. «Нинди генә вакытлар булса да, җылы хатирә булып күңелдә саклана ул вакытлар», – ди.
Люция ханымның китабында бакчаның беренче ачылган көненнән башлап, бүгенгә кадәр эшчәнлек тасвирлана. Анда тарих та, эш үзенчәлекләре дә, тәрбияче һәм балалар мөнәсәбәте дә чагылыш таба.
Китап типографиядә түгел, кулдан эшләнгән. Аның тагын бер үзенчәлеге – ул агач тышлы. Күңел җылысы белән эшләнгән мәңге тузмас бу хезмәт тагын бик күп буын тәрбиячеләргә ярдәмлек буласына ышаныч зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев