Яңа Кенәрдә Илшат Садыйков истәлегенә футбол ярышлары узды
Илшат Садыйков истәлегенә багышланган футбол турниры өченче ел рәттән яшьләрне бер мәйданга җыйды
Яңа Кенәр авылында шушы җирлектә туып-үскән Илшат Садыйков истәлегенә футбол турниры узды. Әлеге ярышлар инде өченче ел рәттән оештырыла. Турнирны авылның спортчы егете Фәнис Фәйзрахманов һәм аның гаиләсе үткәрә.
Илшат истәлегенә оештырылган быелгы турнирда Арча районының алты командасы катнашты. Арча, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Апаз, Шушмабаш һәм Яңа Кырлай авылларыннан килгән яшь футболчылар арасында мавыктыргыч һәм кызу уеннар узды.
Ярышларны ачу тантанасында Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, авыл мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Галиев, Илшатның әтисе Гариф Садыйков һәм турнирны оештыручы-иганәче Фәнис Фәйзрахманов катнашты.

Фәнил Һидиятуллин уенчыларга исән-имин уеннар теләде һәм Илшат Садыйков истәлегенә үткәрелә торган турнирның матур традициягә әверелүенә ышанычын белдерде.
Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ярышны оештыручыларга һәм турнирда катнашкан командаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Чакыруны кабул итеп алган командаларга рәхмәтемне җиткерәм. Яшьләрнең спортка тартылуы куандыра. Икенче рәхмәтем традициягә кереп баручы әлеге ярышларны оештыручы Фәнис Илдаровичка һәм аның гаиләсенә. Изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, – диде ул.
Илшат Садыйковның әтисе Гариф Садыйков та Фәйзрахмановлар гаиләсенә рәхмәтен белдерде. «Минем улымны шулай хөрмәтләп искә алуыгыз өчен безнең гаилә исеменнән олы рәхмәт сезгә. Мондый чараны оештыру – ул зур хезмәт», – диде ул.
Турнир барышында Илшатның якты истәлеге дә хөрмәтләнде. Ирек хәзрәт Галиев Коръән аятьләре укып, Илшат Гариф улының рухына дога кылды.
Көн дәвамында дәвам иткән киеренке уеннар нәтиҗәсендә беренче урынны Яңа Кенәр командасы яулады. Икенче урын – Апаз, өченче урын Арча командасына бирелде. Әлеге ярышлар спортны популярлаштыру белән бергә, авылдашларының якты истәлеген саклауның матур үрнәге булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев