Арча үзәк китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен Идел көненә багышланган экологик батл узды
Арча үзәк китапханәсендә Арча 2 нче урта мәктәбе укучылары катнашында Идел көненә багышланган экологик батл үткәрелде. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүне максат иткән чарада Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты карамагындагы “Ашыт” дәүләт табигать заказнигы белгече Гөлнара Абдрахманова эксперт буларак катнашты.
Очрашуның беренче өлешендә укучылар Россиянең иң зур елгаларының берсе булган Иделнең тарихы, табигый байлыклары һәм экологик әһәмияте турында мәгълүмат алды. Шулай ук елга белән бәйле кызыклы фактлар, тарихи вакыйгалар һәм аның халык тормышындагы урыны хакында сөйләшү алып барылды.
Аннан соң чара экологик батл форматында дәвам итте. Биш тематик бүлекне үз эченә алган сынауларда мәктәп укучылары үзләренең белемнәрен генә түгел, иҗади фикерләү сәләтләрен дә күрсәтте. Алар экологик проблемаларга кагылышлы ситуацияләрне сәхнәләштерде, көнкүреш калдыкларын дөрес аеру юлларын өйрәнде, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча фикер алышты.
Интерактив интеллектуаль викторина батлның иң мавыктыргыч мизгелләренең берсенә әверелде. Укучылар Идел елгасына бәйле сорауларга җавап биреп, табигать һәм экология өлкәсендәге белемнәрен сынады. Чара ахырында катнашучылар “Идел кешесе”нең экологик антын кабул итеп, туган як табигатен сакларга вәгъдә бирде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев