«Иң яхшы мәдәни мәктәп укучысы» республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре арасында арчалар да бар
Халыкара балаларны яклау көнендә ТР Милли музеенда «Укучылар өчен Мәдәният» проекты кысаларында «Иң яхшы мәдәни мәктәп укучысы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бүләкләү танатанасында Казаннан һәм Татарстан Республикасы районнарыннан «Иң яхшы мәдәни мәктәп укучысы» конкурсының 100 җиңүчесе катнашты. Бу «Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проектының йомгаклау чарасы буларак оештырылган иде.
Бүләкләнүчеләр арасында «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» федераль порталы активистлары, иң яхшы Мәдәни инициативалар проектлары авторлары, шулай ук мәдәният волонтерлары булды.
Иң куандырганы, җиңүчеләр арасында Арча районы катнашучылары да бар. Арчаның 1 номерлы мәктәбе укучылары Элина һәм Эвелина Зәйнуллиналар, Арча педагогика көллиятенең 1 курс студенты Әмир Шәмсетдинов җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр.
Бертуган Зәйнуллиналар быел беренче тапкыр катнашса, Әмирнең әлеге бәйгедә беренче катнашуы түгел инде.
«Ул үзлегеннән катнаша. Улымның юк-барга вакыты калмавына мин куанам гына. Әлеге бәйге эше җиңелләрдән түгел. Ел дәвамында башкарыла торган хезмәт», – диде аның әнисе Ләйсән ханым.
Әмир Шәмсетдинов быел «Мәдәниятнең киләчәгенә керткән өлеш» исемле хезмәте белән җиңүче исемен яулый. 43 районнан катнашучылар арасында иң яхшы эш иясе булу районыбыз өчен зур дәрәҗә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев