erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Интернетта танышкан егеткә кияүгә чыгаргамы?

Кыскасы, бер-беребезне аңладык.

Хәзер интернет аша танышулар китте. Шундый берничә кешене беләм.

“Юньле кеше булдымы соң? Ничек яшисез?” – дип сорап булмый бит инде. Яхшы түгел.

Кирәк тә түгел, минем җиде ел йөргән егетем бар... дип йөри идем. Алдан кычкырган күкенең башы ярыла,  диләр иде, дөрес икән. Көтмәгәндә икенче кызга өйләнде дә куйды. Мин җиде көнгә диңгез буена ял итәргә киткән идем. Никах үткәргәннәр дә, каядыр Себер якларынамы шунда чыгып та киткәннәр.

– Тынычлап ял итсен, дип әйтмәдек. Борчылма, кызым, насыйбың ул булмагандыр, – дип юатырга тырышты әни.

Ничек борчылмыйсың инде? Җиде ел яшәп миңа тәкъдим ясаганы булмады, ә монда... Кемгә диген әле? Үзебезнең авыл кызына. Аралашып йөргән. Нәрсә аны шуңа этәргән?

Мин кайткач, сеңлесе өйгә килде дә миңа конверт тапшырды. Үзе тизрәк чыгып таю ягын карады. Ничек итеп акланды икән, карыйк әле, дип хатны ачсам, анда ике сүз: “Гафу ит”.

Ярый, нишли алам инде? Егылып үлеп булмый бит. Яшәргә кирәк. Аңа үч итеп бер егет табарга һәм кияүгә чыгарга! Үземә шундый бурыч куйдым. Тик каян табарга аны? Менә бит проблема. Мин хәзер бала-чага түгел, 28 яшь, сайлана беләм. Ә сайлап алырга бармы соң алар? Танышам да егетем белән чагыштырып карый. Юк, аңа җитми инде. Тукта, болай булмас, күзне йомам да, беренче тәкъдим ясаган егеткә чыгам!

– Интернетта танышып кара әле. Андыйлар бар бит. Әнә, күрше авылдан бер кызны интернет аша танышып кияүгә чыккан, бик яхшы кеше икән, матур яшиләр, дип сөйләде күрше, – диде беркөнне әни.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әни, анда җыен эшкә ашмаган егетләрдер инде, әйттең сүз. Маньяк булып чыкса, – дим.

– Алай димә син. Синең кебек эзләнеп тә ошаган кешесен таба алмый интеккән менә дигән кешеләр булуы бар, – ди әни.

Беркөн кич утырдым да кулга ноутбук алдым. Кызык өчен. Тәвәккәлләп карыйм әле, мин әйтәм. Карыйм, күзгә берсеннән-берсе ямьсез, кыяфәтсез булып күренә. Шунда яза да башладылар. Тизрәк чыгып киттем. Икенче көнне тагын кердем. Беренче булып ук торган егет шунда ук күзгә ташланды бит. “Ошый” дигән билге дә куйдым әле. Ул да җавапсыз калмады. Языша башладык. Көн дә эштән кайтам да, нәрсә язган икән, дип шул сайтка керәм. Бик матур аралаша. Җитди кешегә ошаган. Ә беркөн телефонымны сорады. Куркып калдым. Мошенник булса? Башта ышаныч тудырып, аннан төп башына утыртса? Шулай да сынап карарга булдым. Бала-чага түгел, юк-бар белән башны катыра башласа, кара исемлеккә кертермен дә куярмын, дип юаттым үземне.

Шунда ук шалтыратты да бу. Матур сөйләшә, чукынган. Тавышы да ягымлы. Очрашыйк, дигән була. Риза булдым. Әйткән урынга беренче булып килгән. Вакытында. Шунысы күңелгә дәва булып ятты. Соңга калып йөргәннәрне җенем сөйми. Оһо, кулында чәчәк бәйләме. Кызыл күлмәктән булам, дигән идем, шунда ук танып алды да яныма килде. Яхшы киенгән. Затлы костюм-чалбардан. Озын буйлы, чибәр. Күзләре... тирән упкын. Вәт, юләр, гашыйк та булдыммы әллә? Ул да мине ошатты кебек. Очраша башладык. Әниләре белән таныштырды. Гаиләләре дә бик яхшы, дигән фикергә килдем. Иң кызыгы, язмышлар уртак. Аны йөргән кызы туй алдыннан ташлап киткән һәм икенче кешегә кияүгә чыккан. Кыскасы, бер-беребезне аңладык.

Тик кияүгә чыгарга тәкъдим ясаса, нишләргә? Хәзер шул сорау белән баш ватам. Интернетта танышкан егеткә кияүгә чыгаргамы? Андый кызлар бармы? Киңәш бирегез әле.

Айгөл,

Арча районының бер авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре