erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ирекле декларацияләүнең 4нче чоры башланды

Капиталны амнистияләүнең яки банктагы счетларны һәм активларны ирекле декларацияләүнең (хисап бирү) 4нче чоры башланды.

Ул федераль закон (09.03.2022 ел. №48) нигезендә 14 марттан гамәлгә керде. “Физик затларның банктагы  счетларын һәм активларын ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга үзгәртүләр кертү турындагы закон ул.

Без бу үзгәрешләр турында аңлатуны сорап Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

 

– Мөнир Әмирович, бу программаның максаты нидә?

 

– Бу физик затларның капиталын һәм мөлкәтен саклый торган хокукый гарантия. Ул физик затларның Россия Федерациясеннән читтәге капиталы һәм мөлкәте сакланышына да кагыла.

 

– Үзгәрешләр турында киңрәк сөйләп үтсәгез иде.

– Ирекле декларацияләүнең яңа этабының кайбер аермалы үзенчәлекләре бар. Амнистиянең яки банктагы счетларны һәм активларны ирекле декларацияләүнең элеккеге этапларында кыйммәтле кәгазьләрне,  чит ил оешмаларында катнашу өлешләрен, чит ил банклары счетларындагы акчаны, һәм шулай ук контрольлек ителүче чит ил компанияләрен декларацияләп булса, чираттагы 4нче этапта кулдагы акчаны һәм башка финанс активларны да декларацияләп була. Гарантия бирелүнең шарты булып акчаны һәм финанс активларны Россия Банкларына һәм финанс базарындагы оешмалар счетларына акча салу тора.

 

– Мөлкәт һәм счетларны ирекле рәвештә декларацияләгән очракта нинди хокукый гарантияләр бар?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кабатлап әйтәм, ирекле рәвештә мөлкәт һәм счетларны декларацияләүчеләр үз капиталларының, шул исәптән Россия Федерациясеннән читтәгеләрнең дә,  сакланышына хокукый гарантия алалар. Һәм шулай ук алар җинаять, административ һәм салым җаваплылыгыннан азат ителәләр.

 

– Декларацияләрне кабул итү тәртибен дә аңлатсагыз иде.

– Махсус декларацияләр 2023 елның 28 февраленә кадәр теләсә кайсы территориаль салым органында  һәм шулай ук Россиянең федераль салым хезмәте үзәк аппаратында кабул ителә. Декларацияне бары тик декларант үзе яки аның нотариус аша ышаныч кәгазе алган вәкаләтле вәкиле генә бирә ала.

 

– Декларацияне почта аша җибәрергә ярыймы?

– Почта аша җибәрелгән декларацияләр кабул ителми.

 

– Декларантлар өчен нинди ярдәмлекләр эшләнгән?

– Декларантларга эш итәргә уңайлы булсын өчен федераль салым хезмәте сайтында чит ил активларын ирекле декларацияләү турындагы промобит эшләнгән. Анда барлык кирәкле норматив документлар, декларация һәм хәбәр формалары, аларны тутыру тәртибе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X