erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә һава торышы бозылуы көтелә
Арча яңалыклары

Иртәгә һава торышы бозылуы көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 28 августта, Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез һәм кич урыны белән республика территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр яварга, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, урыны белән боз явачак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар атна ахырында Татарстанда +29 градуска кадәр җылытачак дип фаразлаган иде.

 

Татар-информ  https://tatar-inform.tatar/news/society/27-08-2020/irt-g-tatarstanda-yashenle-ya-gyr-boz-yavuy-m-k-chle-il-k-tel-5766624


Арча хәбәрләре

Нет комментариев