erid:2VtzquqpS7d
Искәндәр Сабиров Казаннан җиңү белән кайтты
Арча яңалыклары

Искәндәр Сабиров Казаннан җиңү белән кайтты

Казан шәһәренең 18 нче балалар музыка мәктәбендә «100//ЙӨЗ» Республика балалар иҗаты конкурсы кысаларында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар - сәнгать мәктәбе укучылары өчен «Йөрәк белән тыңлап»VIII Республика фестиваль - конкурсы узды.

Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классында укучы Искәндәр Сабиров лаеклы чыгыш ясап, 1 дәрәҗә лауреат булды, укытучысы Зимфира Фәрит кызы Хәсәновага конкурсны оештыру комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!


Нет комментариев