erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Иябашта мәчет төзи башладылар

Авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәмендә төзелә торган бу мәчет районда 87нче гыйбадәтханә булачак.

Кичә Арча районы Иске Иябаш авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды: бу көнне иртәнге җидедә мәчет төзелеше башланып китте. Әлеге тантанага биредә яшәүче халык, авылга кайткан кунаклар, тирә-як авылларның имамнары — барлыгы иллегә якын кеше җыелган.

Мәчет төзелешен башлап җибәрергә үзенең хәер-фатыйхасын бирергә район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин килде. Ул җыелган халыкны тәбрикләп, мәчет төзеләчәк урында беренче азан әйтте һәм нәфел намазы укыды, дога кылды.

Шуннан соң экскаватор фундамент чокырын казый башлап, эшкә кереште. Әлеге мәчетне авыл халкының һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән быелның көзенә төзеп бетерү ниятләнә. Хәзерге вакытта булачак мәчет янәшәсенә барлык кирәк-ярак төзелеш материаллары кайтартылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Проект буенча мәчетнең гыйбадәт залы якынча 100 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм үзенә 70-100 кешене сыйдырачак.

Әлеге мәчет районда 87нче булачак. Бүгенге көндә Арча районында җиде мәчет төзелеп килә, көзгә гыйбадәт йортларының саны 92 булыр дип көтелә. Бүгенге көндә Арча районында 85 мәчет эшли. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иэге эшлэрендэ Аллах ярдэм бирсен.

    2
    X