Иске Кенәр авылында гомер итүче Халисә һәм Әхмәтгали Сәфәровлар өйдә тавыш бирде
Сәфәровларның гаилә корып яшәүләренә быел 63 ел
Иске Кенәр авылында яшәүчеләр бүген Иске Ашыт авылының мәдәният йорты бинасында урнашкан 985нче номерлы сайлау участогында тавыш бирәләр. Биредә сайлаучы 525 тавыш бирүченең 9ын авыл советы хезмәткәрләре өйдә сайлата.
Алты дистә елдан артык бергә гомер итүче Халисә һәм Әхмәтгали Сәфәровлар гаиләсе дә өйдән генә сайлауда катнашты. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, авыл советының әйдәп баручы белгече Диләрә Ганиева, Иске Ашыт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлзада Вахитова Сәфәровлар гаиләсен озак еллар бергә яшәүләре белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Арча районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алсу Мөхәмәтованың котлау сүзләрен җиткерделәр.
Авыл советы белгече сайлауда катнашу тәртибе белән таныштырганнан соң, Халисә белән Әхмәтгали Сәфәровлар бик теләп үз тавышларын бирделәр.
«Сайлау турындагы яңалыкларны телевизордан һәрвакыт тыңлап бардым.», – ди 85 яшьлек Халисә ханым.
«Тизрәк илебезгә тынычлык килсен, безнең яшьлек авыр чорларга туры килсә дә, хәзер бик рәхәт вакытта яшибез», – диде гаилә башлыгы Әхмәтгали Сәфәров.
Балачак еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Халисә һәм Әхмәтгали Сәфәровлар бүгенге көннәре белән бик канәгать. Өч бала тәрбияләп үстереп, эш урыннарында мактаулы исемнәргә лаек булган райондашларыбыз бүген бәхетле картлык кичерә.
«Кызганыч олы улыбыз гына вакытсыз арабыздан китте. Бик зур кайгылар аша уздык. Аның белән бергә яши идек, өйләнмәде, зур матур йорт булдырды. Быел менә вафат булганына дүрт ел. Хәзер ул салып калдырган өйдә икебез яшибез», – дип уртаклашты алар.
Икенче улы гаиләсе белән күршедә генә гомер итеп, әти-әниләренә ярдәм итеп яши. Кызлары - Казанда.
«Балаларыбыздан, оныкларыбыздан бик уңдык. Акыллылар, ярдәмчелләр, тырышлар. Картлык көнебездә рәхәттә яшәвебезгә шөкер итәбез», – диде Халисә ханым
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев