Июль нинди булыр?
Җәйнең беренче ае үтеп бара. Тиздән июльгә керәбез. Синоптиклар һава торышына фаразларын бирде.
Июнь ахыры салкынча һәм яңгырлы булмакчы. Көндез 15 градус кына җылы булачак, ә төннәрен кырау да төшмәкче. Җәйнең икенче ае да бу тенденциягә иярергә тырышачак. Июль башында термометр баганасы көндез 16 градустан да югары күтәрелмәячәк. Шул ук вакытта яңгырлар һәм яшен көтелә. Ләкин бу беренче биш көнне генә, аннан соң җәй җәйгә охшарга тиеш – 25 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар.
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/iyul-nindi-bulyr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев